Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Татар моңы» Халыкара телевизион конкурсының I премия лауреатлары билгеле

Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» Халыкара телевизион конкурсының I премия лауреатлары билгеле.

«Аларны тамашачы 19 октябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында күрә алачак», – дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге. Гала-концерт 18:30 сәгатьтә башлана.

«Академ вокал» номинациясендә I премия Диләрә Төхвәтуллина, Илгиз Мөхетдиновка бирелгән; «Инструменть башкаручы» номинациясе – Алмаз Ахунов; «Халык җыры» номинациясе – Алинә Гыйльметдинова, Айнур Исламов; «Эстрада вокалы» номинациясе – Гөлназ Муллаәхмәтова, Вилнур Әдилов.

 

 

  • Конкурсның географиясе киң: Англия (Лондон), Чехия (Прага), Польша, Черногория, Бельгия (Брюссель), Кытай, Финляндия, Украина, Үзбәкстан (Пахтаабад, Маргилан, Ташкент), Казахстан (Күкчәтау, Астана, Экибастуз, Семей и др.), Кыргызстан, Таҗикстан. Россия: Татарстан, Москва, Санкт-Петербург, Кырым, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия Республикалары, Киров, Оренбург, Ульяновск, Нижгар, Курган, Чиләбе, Свердловск өлкәләре, Магнитогорск, ХМАО-Югра (Тюмень), Сургут, Новосибирск һәм башкалар.
  • «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан башлап ел саен үткәрелде. 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов карары белән конкурска РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде.
  • Конкурснын, максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрнең игътибарын милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев