Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Татар кызы» финалисты Айгөл Шакирова: Кешеләр шифа булырдай сүзгә мохтаҗ

Айгөл Шакирова 2021 елда «Яз гүзәле» исеменә лаек булган иде.

«Татар кызы-2022» бәйгесендә «Иң ягымлы кыз» номинациясендә җиңү яулаган Айгөл Шакирова 2021 елда «Яз гүзәле» исеменә лаек булган иде. Шулай итеп ул «Татар кызы-2022» бәйгесенең ярымфиналына турыдан-туры узды. Айгөл «Татар-информ» хәбәрчесенә бәйгедән соңгы кичерешләрен сөйләде.

«Зур үзгәрешләр сизәм дип әйтә алмыйм. Шулай да, үз-үземә ышанычым артты, сәхнәдә нык итеп басып торырга, үз фикеремне һәм булган сорауларымны төгәл җиткерергә өйрәндем. Иң мөһиме, якыннарымның кадерен аңладым. Җиңү теләге булса да, максатым ул түгел иде. «Һәрбер мизгел – үсеш», – дигән сүзләр күңелемә кереп калган. Тыгыз, тулы программадан мөмкин кадәр кызыклы белемнәр, тәҗрибә җыярга тырыштым һәм нәтиҗә белән бик канәгатьмен», – дип сөйләде ул.

 

 

Айгөл Шакирова бәйгенең интеллектуаль этабында якташы – биш бала анасы, шәфкать туташы Зөлфия Шакирова турында сөйләгән иде. «Мин күпкырлы шәхесләр белән сокланам, аларга тартылам. Зөлфия ханымны сайлавым да шуңа сәбәпче булгандыр: ул 5 бала анасы гына түгел, алыштыргысыз шәфкать туташы, йорт-җирне дә алып бара, кул эшләре белән дә шөгыльләнә», – ди Айгөл.

Айгөлнең булачак профессиясе дә медицина өлкәсе белән бәйле. Ул КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтында медицина биофизикасы белгечлегенә укый. Ул табиб һөнәрен иң җаваплы һөнәр, дип атады.

 

 

«Үз тормышымны медицина белән бәйлим, дип төгәл әйтә алмыйм. Хәзерге вакытта үземне төрле өлкәләрдә сынап карап, үз юлымны табасым килә. Бу өлкәдә  өскә төшкән җаваплылыкны «студент-медиклар» беренче дәресләрдән үк сизә. Медицина өлкәсендә белем алу җиңел түгел. Күп төркемдәшләрем үзләре киттеләр. Күбесен, өлгермәү сәбәпле, куып чыгардылар. Әгәр медицина юлын сайлыйсың икән, үзеңдә көненә 24 сәгать укып, яхшы белгеч булырга гына түгел, кешеләргә психологик ярдәм күрсәтергә дә көч тоярга кирәк. Кешеләр җылы, шифа булырдай сүзләргә, карашка да мохтаҗ», – ди Айгөл Шакирова.

 

 

Энҗе Габдуллина

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев