Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татар федераль автономиясе «Нәни шәкерт» язу дәфтәре чыгарып Россия төбәкләренә тараткан

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе «Нәни шәкерт» дип аталган язу дәфтәре чыгарып, Россиянең татарлар яши торган регионнарына тараткан.

«Татар теле укытучыларына һәм тәрбиячеләренә ярдәмлек итеп язу дәфтәре әзерләдек. Әлеге кулланма татар алфавитын матур итеп язарга өйрәтә», дип хәбәр итә Татар федераль милли-мәдәни автономиясе. Проект Татарстан Республикасы гранты хисабына тормышка ашырылган.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2020 елда үткәргән мониторинг буенча Россиянең 28 субъектындагы 1077 мәгариф учреждениесендә татар телендә уку һәм татар телен предмет буларак укыту оештырылган, якшәмбе мәктәпләре эшли. Калган 57 субъектта татар теле укытыла торган балалар бакчалары да, мәктәпләр дә юк. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Россия Федерациясендә яшәүче татарларга ярдәм итүне үз эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш итеп саный, дип ассызыклана хәбәрдә.

«Нәни шәкерт» язу дәфтәре Татарстаннан читтәге татарларга ирештерү өчен бастырылган. Хәзерге вакытта язу дәфтәре почта аша Россиянең 46 регионына таратылган. Барлык материаллар да интернетка урнаштырылган. Аларны күчереп алырга мөмкин.

«Мондый кулланмаларны күпме генә бастырсаң да кемгәдер җитми калырга мөмкин. Шуңа без аны интернетка урнаштырдык. Теләгән һәр кеше аны үзе күчереп алырга мөмкин», – ди Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова.

Кулланма төсле рәсемнәр белән бизәлгән, кызыклы биремнәр, шигырьләр урнаштырылган. Бу уку процессын күңелле уенга әверелдерергә мөмкинлек бирә.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев