13 апрельдә 10.00 сәгатьтә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены иясе Айрат Арслановның каберен зиярәт кылу оештырыла.
«Быел апрель аенда татар халкының мәшһүр сәхнә остасы, зыялы шәхес, Айрат Арслановның тууына 95 ел булды. Шул уңайдан, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе күренекле нәфис сүз остасын искә алу йөзеннән, аның каберен (Казанның Яңа бистә Татар зираты, Пригородная ур.1 йорт) зиярәт кылу һәм чәчәкләр салуны оештыра», - дип хәбәр итә Татар дәүләт филармониянең матбугат хезмәте.
Зилә Мөбәрәкшина
Нет комментариев