Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татар дәүләт филармониясе балаларны Яңа ел әкияте тамашасына чакыра

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Кечкенә Тылсымчының Яңа ел тамашасы» дип аталган мавыктыргыч музыкаль спектакльнең премьерасы була. Филармония яшь тамашачыларны Татарстанның атказанган артисты Сергей Васильев җитәкчелегендә ТР Филармония джаз-оркестрының яңа музыкаль спектакленә чакыра.

«Кечкенә Тылсымчының Яңа ел тамашасы» – әкият иҗат иткән малайның кинәт үзе дә шунда эләгүе турындагы мавыктыргыч тарих. Тылсымчы махсус йөкләмә әйтеп, үзенең тылсымлы таягын малайның кулына ышанып тапшыра һәм шоу башлана. Ай патшабикәсе, Карлсон, Маша, Аю, Шәрык патшабикәсе һәм башка әкият геройлары белән бергә Кечкенә тылсымчы Мәкерле явызны җиңә. Тылсымлы биремне башкарып, Кыш Бабай, Кар кызы һәм тугры дуслары белән озак көтелгән, әкияти Яңа елны каршы ала. Әти-әниләр һәм кечкенә дусларыбызны матур, тылсымлы маҗараларга бай булган, мавыктыргыч әкияттә көтеп калабыз!» - дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

Әкият тамашасын 4 һәм 5 гыйнварда Филармония концерт залында карап була. Тере тавыш, матур костюмнар, интерактив, актерларның менә дигән уены, яраткан әкият геройлары, Кыш бабай, мавыктыргыч сюжет көтелә. Спектакль антрактсыз бер сәгать бара. Яшь чикләве: 0+ (5 яшькә кадәр балаларга керү бушка). Куючы режиссер – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев