Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Тәртип» радиосы «Татар никахы» дип аталган яңа проект башлады

Никах мәҗлесен дини һәм милли шартларга туры китереп уздыру нечкәлекләрен билгеләү, «татар никахы» дигән төшенчәгә ачыклык кертү максатыннан «Тәртип» радиосы «Татар никахы» дип аталган проект башлады.

«Хәзер туйлар түгел, ә никах туйларын үткәрү модага керде. Бу бик яхшы күренеш, ләкин кеше югалып кала, чөнки сораулар күп, ә тулы мәгълүмат алырлык чыганак юк. Шуңа безгә бик күп сораулар килә. Фольклорчылар, дин әһелләре әзерләгән китапларда мәгълүмат табарга була, ләкин кеше җиңел әйбергә күнеккән. Проектның максаты – алтын урталыкны табып, бер кулланма, әсбап булдыру. Дин әһеле, фольклорчы, мәҗлесне алып баручылар үз сүзләрен әйтергә тиеш. Без, барлык якны тыңлап, никах мәҗлесен үткәрү буенча ярдәмлек булдырырбыз дип ышанам», – дип сөйләде радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева. 

 

 

Проект кысаларында бүген беренче түгәрәк өстәл узды.Түгәрәк өстәлдә күтәрелгән төп сорау – татар никахы башка халыкларныкыннан нәрсәсе белән аерыла һәм ул нинди булырга тиеш?

«Бу әле безнең беренче түгәрәк өстәл, бу – зур проектның башы. Бик зур өмет белән башлыйбыз, нәтиҗәсен күрербез, дип ышанам. Татар никахын үткәрү буенча төп әсбап булырга тиеш. Анда, төбәкләргә бәйле рәвештә, һәр якның үз йоласы өстәлер, ә без төп умыртка баганасын ясап куярга тиеш», - дип сөйләде ул.

 

 

Түгәрәк өстәлдә Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, «Риваять» этнотөркеме җитәкчесе Руслан Габитов, дини мәҗлесләр алып баручы Марсель Әхмәдуллин һәм Ильяс Халиков катнашты.

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев