«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлевага Татарстан Рәисе Рәхмәт хаты бирделәр
Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлеваның юбилей кичәсе булды. Бәйрәмдә аңа «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырды.
«Сезне «Татмедиа» агентлыгы һәм җитәкчебез Айдар Сәлимгәрәев исеменнән күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезнең исемегез татар журналистикасы өлкәсендә, татар музыкасы өлкәсендә яхшы таныш. Сез киңкырлы белгеч, профессионал дәрәҗәләргә ирешүегез дә билгеле. Сез максатчан, фикерле. Хезмәтегезне югары бәялибез», — диде Илдар Миргалимов.
Илдар Миргалимов шулай ук «Тәртип» радиосы белән Ризәлә Исмәгыйлева аерылгысыз булуын билгеләп үтте.
«Тәртип» радиосы дигәч тә Ризәлә ханым күз алдына килеп баса, ә ул дигәндә «Тәртип»не күзаллыйбыз. Хәзерге татар телендә «тәртип» сүзе яңа төсмерләргә ия булды. Алга таба да шулай матур итеп эшләргә насыйп булсын», — диде ул.
«Көз дә матур, без дә матур әле» дип аталган иҗат кичәсендә танылган сәхнә йолдызлары чыгышлары булды, Ризәлә Исмәгыйлева башкаруында шигырьләр һәм котлаулар яңгырады.
Юлай Низаев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев