«Тарлан» фильмы Россия прокатына чыга
«Тарлан» Татарстан-Казахстан фильмының премьерасы 22 ноябрьдә илнең төп кинематографик мәйданчыгы - Мәскәү кино йортында булачак. 1 декабрьдән фильм Россия прокатына чыга.
«Синема 5» кинотеатрлар челтәре фильмның прокатын Казан, Саранск, Самара, Чабаксар, Энгельс, Пенза, Оренбург, Курск, Иске Оскол, Санкт-Петербург, Пермь, Саратов, Уфа, Бузулук, Түбән Кама, Чаллы, Волгоград, Йошкар-Ола кебек шәһәрләрдә уздырырга планлаштыра», дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.
- «Тарлан» - Татарстан, Казахстан кинематографистларының уртак проекты. Кинокартинаны Almapictures компаниясе «Татаркино» учреждениесе белән берлектә татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте буенча бүгенге заман вәзгыятенә яраклаштырылып төшерде.
- Тарлан - фильмның төп герое Закирга бүләк ителгән атның исеме. Ул малайның тугры дустына әверелә. Фильм чын дуслык тарихын тасвирлый.
- «Тарлан»ның дөньякүләм премьерасы XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында узды – картина «Тулы метражлы уен фильмнары» номинациясендә конкурс программасына керде. Тамаша аншлаг белән узды, кинотасма тамашачыларның югары бәясен алды һәм нәтиҗәдә «Тамашачы мәхәббәте» призына лаек дип табылды.
- «Тарлан» фильмы төрки дөньяның «Коркут Ата» халыкара кинофестивалендә, ICAFF filming award (Көньяк Корея), 18 нче «Popoli e Religioni — Terni Film Festival» (Италия, Терни), 21 нче Imagine India film festival (Испания, Мадрид), TIBURON International Film Festival (АКШ), 28 нче халыкара «Листопад» кинофестивале, Алма-Атаның 10 нчы «Бастау» этномәдәни фильмнар фестивале, DIFF (Бангладеш, Дакка) кинофестивальләренең конкурс программасына керде. Париждагы Казахстан киносы фестивалендә режиссер Юлия Захарова яшь кинематографист буларак бүләкләнде.
Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев