Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Тантана» премиясенең быелгы номинантлары билгеле

Быел «Тантана» республика театр премиясенә иң күп дәгъва итүче спектакль – Камал театрының «Болганчык еллар.

Мөһаҗирләр» спектакле. Шулай ук, Казан ТЮЗының «Здесь был Кай» һәм башка спектакльләре дә берничә номинациядә күрсәтелгән. 15 номинациядән торган исемлек ТР Театр әһелләре берлегенең рәсми сайтында урын алган.

Быелгы «Тантана»ның үзенчәлеге - «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә ир-ат артистлар белән бергә хатын-кыз – Әтнә театры актрисасы Рәзилә Шәрифуллина да дәгъва итә.

«Ак пароход» спектаклендә Малай ролен башкарган Рәзилә Шәрифуллина белән бергә бу номинациядә «Дәрвиш» моноспектакле артисты, Буа театры директоры Раил Садриев, «Особняк Демидова» театр резиденциясенең «Музей» спектаклендә Сталин ролен башкарган Роман Ерыгин, Казан ТЮЗының «Шварц, человек, тень» спектаклендә Шварц ролен башкарган Сергей Мосейко, «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр»дә Сафа ролен башкарган Фәннур Мөхәммәтҗанов күрсәтелгән.

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясенә Түбән Кама театрының «Аксак» спектаклендә Карчык ролен башкарган Гүзәл Шәмәрданова, Казан ТЮЗының «Здесь был Кай» спектаклендә Герданы уйнаган Эльмира Рәшитова, Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклендә Саҗидәне башкарган Ләйсән Гатауллина һәм «Рәшә»дә Рәшидәне уйнаган Гүзәл Шакирова, Тинчурин театрының «Мәдинә» трагедиясендә төп рольне башкарган Резеда Сәлахова дәгъва итә.

«Музыкаль театрда иң яхшы роль (опера, музыкаль спектакль, мюзикл)» номинациясендә Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрыннан «Севильский цирюльник» операсындагы роле өчен Ирек Фәттахов һәм «Кави-Сәрвәр» операсыннан өч актер – Артур ИсламовЭльза Исламова, Денис Ханбаба.

«Музыкаль театрда иң яхшы роль (балет, заманча хореография, пластик спектакль)» номинациясенә ике спектакльдән дүрт артист дәгъва итә. «Моң» театр мәйданчыгының «Гашыйк» бию перформансы артистлары Мария Нуриева һәм Марсель Нуриев, Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрында куелган «Щелкунчик»  балеты артистлары Аманда Гомес һәм Олег Ивенко.

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле»: «Особняк Демидова» театр резиденциясенең «Музей» спектаклендә Аэроплан ролен башкарган Алена Шишкина, Казан ТЮЗының «Шварц, человек, тень» спектаклендә Наташа/Золушка/Маруся – Гүзәл Вәлишина, Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр»ендә Зөһрә карчык ролендәге Алсу Гайнуллина, Кариев театрының «Рөстәм маҗаралары»ннан Альбина Гайзуллина.

«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»: Түбән Кама ТЮЗының «Мертвые души» спектакленнән – Наил Мөбәрәкшин, Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакленнән Йосыф карт роле өчен Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Тинчурин театрының «Идегәй» дастаныннан Туктамыш хан – Ирек Хафизов, «Мастеровые» театрының «Убийство в Восточном Экспрессе» спектакленнән Полковник Арбэтнот - Алексей Ухов, Тинчурин театының «Хан кызы Турандык» спектакленнән Алтын хан роле өчен Зөфәр Харисов.

«Курчак театрының иң яхшы актеры»: »Әкият» курчак театрының «Серая шейка» спектакленнән – Анастасия ЖуковаНаталья Егорова, «Дитя Аллаха» спектакленнән Айвар ГыймаевЭдгар ГайнуллинДилүс Хуҗахмәтов; Чаллы курчак театрының «Скупой» спектакленнан Ева Кошкина.

«Иң яхшы эпизодик роль»: Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакленнән Илнур Закиров, «Рәшә»дән – Зөлфирә Зарипова, Чаллы татар дәүләт театрының «Хәл бу ки… Хәсән Туфан» спектакленнән Индира Маликова, Түбән Кама ТЮЗының «Мертвые души» спектакленнән Плюшкин роле өчен Павел Минибаев.

«Дебют»: Минзәлә театрының «Өлуф, яки гүзәл кыз Хәдичә» спектаклендә Муса ролен башкарган Ильмир Кашапов, Баталов исемендәге Бөгелмә театрының «Бездонное озеро» спектаклендә Лева - Тимур Абдрахманов, Казан ТЮЗының «Здесь был Кай» спектакленнән Кай/Принц – Руслан Шәрипов, Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакленнән Хатирә – Эльза Моратхуҗина, Тинчурин театының «Хан кызы Турандык» спектакленнән Турандык роле өчен Әдилә Хәсәнова.

Татарстан театрларында куелган дүрт спектакль «Зур формалы иң яхшы спектакль» исеменә дәгъва итә. Комиссия Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр», Тинчурин театрының «Идегәй», Түбән Кама театрының «Аксак» һәм «Мастеровые»ның «Обыкновенное чудо» спектакльләре елның иң яхшы спектакле булырга лаек дип билгеләгән.

«Кече формадагы иң яхшы спектакль» номинациясенә «Әкият» курчак театрының «Дитя Аллаха», Казан ТЮЗының «Шварц, человек, тень», Камал театрының «Көл», Чаллы курчак театрының «Скупой» һәм «Моң» театр мәйданчының «Әңгәмә» спектакльләре дәгъва итә.

«Балалар өчен иң яхшы спектакль»: «Әкият» курчак театрының «Серая шейка», Казан ТЮЗының «Здесь был Кай» һәм «Книга силы», Чаллы театрының «Колыбельная для мышонка», Кариев театрының «Рөстәм маҗаралары».

«Иң яхшы музыкаль спектакль» номинациясенә дәгъва итүчеләр: «Моң» театр мәйданчының «Гашыйк» бию перфомансы, Казан ТЮЗының «Людмила и Руслан», Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрының «Щелкунчик», «Севильский цирюльник» спектакльләре һәм ТР Дәүләт симфоник оркестры әсәре итеп күрсәтелгән «Кави-Сәрвәр» операсы.

«Эксперимент» номинациясе: Әлмәт театрының «Дөм», «Моң» театр мәйданчыгының «Әңгәмә» һәм «Отстань от себя» әсәрләре, Казан ТЮЗының «Пешеходы».

  • Лауреатлар 27 март – Халыкара театр көнендә Әлмәт театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев