«Тантана» премиясенә дәгъва итүчеләр исемлеге игълан ителде
Быел «Зур формадагы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» премиясенә Әлмәт театрынаң «Ат карагы», Камал театрының «Дуслар җыелган җирдә», Әтгә театрының «Ай тотылган төндә» һәм Чаллы театрының «Сихерче» спектакльләре дәгъва итә.
«Кече формадагы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Әкият» курчак театрының «Авиатор», Тинчурин театрының «Җилкәнсезләр», «Моң» театрының «Прима», «Угол» иҗат лабораториясенең «Кофе и не только», Демидов утарының «Спасти камер-юнкера Пушкина» спектакльләре күрсәтелгән. Исемлек Мәдәният министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Бүген Мәдәният министрлыгында «Тантана» театраль премиясенең комиссия утырышы булды һәм номинацияләр буенча премиягә дәгъва итүчеләр исемлеге билгеләнде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.
Шулай ук, «Дебют»; «Иң яхшы эпизодик роль»; «Курчак театрының иң яхшы актеры»; «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле»; «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»; «Музыкаль спектакльдә (опера, музыкаль спектакль, мюзикл) иң яхшы роль»; «Музыкаль спектакльдә (балет, заманча хореография, пластик спектакль) иң яхшы роль»; «Иң яхшы хатын-кыз роле»; «Иң яхшы ир-ат роле»; «Актёрлар ансамбле»; «Балалар өчен иң яхшы спектакль»; «Иң яхшы музыкаль спектакль»; «Эксперимент» номинацияләре буенча да номинантлар билгеләнгән.
Лауреатлар Халыкара театр көнендә - 27 март көнне Буа театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.
Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев