Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Тәмле Казан» фестивале: тартар-батл, официантлар йөгереше һәм нутрициологтан аудиогид

«Казан» гаилә үзәге һәм Гавами урыннар төп мәйданчыклар булачак

Татарстан башкаласында 19 нчы һәм 20 нче августта «Тәмле Казан» гастрофестивале узачак. «Гастрономия шәһәрчеге» быелгы вакыйганың төп концепциясе булачак, ә төп мәйданчыклар – «Казан» гаилә үзәге һәм Казан Кремленең Гавами урыннары. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

 

«Билгеле булганча, «Тәмле Казан» фестивале – ашау турында гына түгел, шуңа күрә бу вакыйгага кызыксыну да казанлылар һәм шәһәр кунаклары арасында югары дәрәҗәдә саклана, – диде Мэр Илсур Метшин. - Казанның зур традицияле, төрле тәмле кухнялы гастрономия үзәге буларак абруен саклыйбыз, шеф-поварларны, экспертларны чакырабыз, ел саен яңалыклар өстәргә тырышабыз».

 

 

Шәһәр башлыгы фикеренчә, фестиваль тармак профессионалларына да, тамашачыларга да кызыклы. «Безнең халыкларның һәм дөнья халыкларының төрле кухнялары палитрасын гына түгел, ә сәламәт туклануны пропагандалауны да көчәйтәбез, аны өлкән буынга да, балаларыбызга да, яшьләргә дә сеңдерү бик мөһим», – дип нәтиҗә ясады Мэр һәм чарада җәмәгать тәртибен саклауга игътибар итәргә кушты.

Дарья Санникова сөйләгәнчә, быел «Тәмле Казан» 80 нән артык катнашучыны җыячак, алар арасында шәһәр рестораннары һәм кафелары, фермерлар һәм үзмәшгульләр бар. Фестиваль концепциясе буенча төрле ризыкларны аерым районнарда татып карарга мөмкин булачак: бургерлар һәм шашлыкларны – Батыр проспектында, балык һәм фермерлык продуктларын – Су Анасы урамында, десертлар һәм тәм-томнарны – Сөембикә мәйданында, ә сувенирларны – Зилант аллеясында.

Тагын бер яңалык – тартар әзерләү конкурсы. Катнашучыларның ризыклары миниатюралы тимер юлда, һәркайсы үз кечкенә вагонында биреләчәк. Җиңүче ресторан фестивальдә иң яхшы статусын, махсус билге һәм үз брендын өстәмә рәвештә үстерү мөмкинлеген алачак.

Бер локациядән икенчесенә кунаклар «Сәламәтлек сукмагы» буенча күчә алачак, ул «Казан» гаилә үзәгеннән Казан Кремленә кадәр сузылачак. Юлда нутрициологтан аудиогид тыңларга тәкъдим ителә.

 

 

Гавами урыннарда шулай ук 300 литрлы тәм-томнар һәм самавырлар белән «Чәй аллеясы» ачылачак, биредә үк ашау гадәтләре, сәламәт туклану һәм тәмле ризыклар әзерләү серләре турында лекцияләр узачак.

19 нчы августта Кремльдә тәкъдим ителгән ресторан шеф-поварларыннан тартар-батл планлаштырыла, алар үз ризыкларын әзерләү рецептлары буенча комментарий бирәчәк. Ә 20 нче августта «Ачык сөйләшүләр» форматында Мәскәү һәм Казан спикерлары катнашында ресторан бизнесы турында әңгәмә һәм официантлар йөгереше узачак.

«MICHELIN шефлары белән «Повара на колесах» реалити-сериалы аш-су осталарының мастер-классы быел фестивальнең бер фишкасы булып торачак. Аларга робот-эт ярдәм итәчәк, ул ризыклар өчен яшерен ингредиентлар чыгарачак. Чарада Мәскәүнең иң танылган шефларының берсе булган «Матрешка» рестораны шеф-повары Владислав Пискунов катнашачак», — дип сөйләде Санникова.

Шулай ук программада мастер-класслар, диджей-сет, кавер-төркемнәр чыгышлары, фестиваль тарихы турында фотокүргәзмә, конкурслар һәм бүләкләр бар. Фестиваль мәйданчыклары ике көн дә 11:00 дән 21:00 гә кадәр эшләячәк.

 

Диана Жиленкова

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев