Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

"Суд приставлары - балаларга" акциясенә йомгак ясалды

Татарстанда алимент түләүчеләрдән узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк акча түләтелгән.

- Ел башыннан республикада суд приставлары бурычлылардан алимент буенча 236 миллион сумнан артык акча түләткән. Бу 2020 елга караганда ике тапкырга күбрәк, - дип сөйләде ТР баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева.

Алиментчылардан бурычларны түләтүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, акчаларны тотып калуның дөреслегенә инану өчен оешмаларның бухгалтерияләре тикшерү уздырыла. Шулай ук бурычлыларны эзләп табарга ярдәм итүче алиментка биргән кешеләр белән тыгыз хезмәттәшлек оештырылган.
 - Суд приставлары кабул итүләрдә һәм телефоннан алимент түләмәүчеләрнең кайда булуы һәм мөлкәте турында мәгълүмат җыя, - дип хәбәр итте Елена Варфоломеева.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, бурычлылар милеген арестка алуны, чит илгә чыгуны тыю, автомобиль белән идарә итү хокукын чикләү үз нәтиҗәсен бирә.
Суд приставлары бүген алимент түләтү турындагы 19,5 мең башкарма эш белән шөгыльләнә. 77,5% очракта приставлар тырышлыгы аркасында алимент түләтелә.

 

Лилия Гайнуллина

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев