Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Студентлар язы - 2021: эмоцияләр, күз яшьләре, зур җиңү!

Яз җитүенә кем генә сөенми дә, кем генә аны зарыгып көтми икән?! Бигрәк тә студентлар! Нигәме? Әлбәттә, студентлар язын каршылау өчен! Казанның "Уникс" мәдәни-спорт комплексы концертлар залында "Татарстан Республикасы Студентлар язы-2021" фестиваленең гала-концерты узды. Иң-иңнәр инде билгеле!

Быел Татарстанда "Студентлар язы" уздырылуга 10 ел! Шушы дәвер эчендә сәхнәдә ничәмә-ничә студент үз талантларын күрсәткән, җырлау, бию, сәнгатьле сөйләм осталыклары белән күпләрне шаккатырган. Республикабызның 86 студенты быел Түбән Новгород шәһәрендә Татарстан данын яклап, Россия дәрәҗәсендәге "Студентлар язы"нда өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып кайтты. Һәм менә алар башкалабыз сәхнәсен кыздыра! Алар үзләрен "Вокал", "Бию" "Журналистика", "Театр", "Видео", "Мода һәм арт", "Инструменталь жанр", "Үзенчәлекле жанр" номинацияләрендә сынады һәм республикабыз студентларының, чыннан да, иҗат белән бер дулкында булганнарын тагын бер кат исбатлады.

Мондагы җылы мөһитне язып аңлатуы да кыен. Сәхнә артында басып торучы егет-кызларның каушаулары, көндәшлеккә карамастан дус, бердәм булып кала бирүләре, тамашачының көчле алкышлавы, җиңү тәмен татыган һәркемнең шатлыклы елмаюы, күз яшьләре... Болар барысы да бер сәхнәдә!

Казан Федераль Университеты студентлары һәрвакыттагыча югары нәтиҗәләр күрсәтә. Әйтик, "Инструменталь жанр", "Вокал", "Үзенчәлекле жанр", "Журналистика" һәм "Видео" юнәлешләрендә гран при ияләре КФУ студентлары. "Бию" номинациясендә җиңүчеләр - Казан дәүләт культура университетыннан. "Мода һәм арт" -  В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары  Гран-при ияләре. '' ''Театр" юнәлешендә иң-иңнәре дип Казан милли тикшеренү технология университеты студентлары табылды. 

Кичәнең чакырылган кунагы - Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов исә яшьләргә алга таба да зур җиңүләр һәм яңа үрләр теләде: "Бу бәйрәмнән шундый күп энергия алып китәм. Сез үзегезнең нинди рәхәт мизгелләр кичерүегезне әлегә аңлап та бетермисездер. Киләчәк сезнең кулларда, сез барысын да булдырасыз, яшьләр өчен барлык ишекләр ачык, бу мөмкинлекләрдән файдаланып калырга ашыгыгыз!" - диде ул.

Узган ел "Студентлар язын" гөрләтеп уздыру насыйп булмаса да, бу елны ул озакка истә калырлык булды. Катнашучылар һәм оештыручылар гына түгел, тамашачы да күтәренке кәеф һәм энергия туплап кайтып китте.

 

Инзилә Хөсәинова

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев