Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Сосо Павлиашвили Россия көнендә «Казан» гаилә үзәге янында узачак концертта чыгыш ясаячак

Бәйрәм алдыннан 500 активист 75х50 метр зурлыктагы Россия флагын җәелдерәчәк.

  •  
  •  

Россия көнендә «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәм концерты узачак, казанлыларны концертның хедлайнеры буларак Сосо Павлиашвили сөендерәчәк. Бер көн алдан, 11 нче июньдә, якынча 500 волонтер һәм «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» активистлары патриотик акциядә катнашачак һәм шул ук мәйданчыкта 75х50 метр зурлыктагы ил флагын җәелдерәчәк. Бәйрәм көнне дә зур триколорны күрергә мөмкин булачак. Бәйрәм программасы турында бүген эшлекле дүшәмбедә мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.

 

Шәһәр мэры Илсур Метшин билгеләгәнчә, Россия көнендә Казанда патриотлык хисен уятуга юнәлтелгән чаралар планлаштырылган: «Бу безнең иң мөһим бәйрәм! Без барлык казанлыларны бәйрәмдә чын күңелдән көтеп калачакбыз! Россия көне — үсеп килүче буынга Ватаныбызның һәм ватанпәрвәрлекнең никадәр мөһим булуын искә төшерергә кирәк булган көн ул.»

 

Шәһәр башлыгы Казанда уздырыла торган чаралар — республика һәм аның башкаласын данлаган хезмәт сөючән шәһәр халкына хөрмәт күрсәтү, дип өстәде. «Казанның көчле Татарстан төзүгә, технологик, кунакчыл һәм алдынгы Россияне формалаштыруга керткән өлеше ачык. Алдагы атналарда узачак чаралар моны тагын бер кат раслый», — дип ассызыклады Илсур Метшин.

 

11 нче июньдә 11:00 сәгатьтә «Авангард» скверында яшь казанлыларга тантаналы рәвештә РФ гражданины паспортларын тапшырачаклар. Мәйданчыкта бәйрәм атмосферасын иҗат коллективлары тудырачак. Шул ук көнне 15:00 сәгатьтә Урицкий исемендәге паркта тематик чара башлана, ә 17:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында концерт булачак.

 

Моннан тыш, иртәгә ТР Милли музееның җәйге сәхнәсендә Россия көненә багышланган концерт узачак. Анда Росгвардия оркестры һәм «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры чыгыш ясаячаклар. Башлана: 18.00 сәгатьтә, керү ирекле. Татар халкы һәм ТР дәүләтчелеге тарихы музеенда бәйрәм хөрмәтенә экскурсияләр оештырыла. Ә «Россия — минем тарих» мультимедиа паркында һәр теләгән кеше «Тарихи факт» бәйгенамәсендә белемнәрен тикшерә, илнең дәүләт символларын өйрәнә, «Хокукый дәүләткә юл» экскурсиясенә кушыла алачак.

 

12 нче июньдә бәйрәм программасы 11:00 сәгатьтә республика халыклары вәкилләре, иҗат коллективлары һәм чит ил студентлары парады белән Кремль яр буенда башланып китә. Шуннан соң пирста «Таба» этнофестивале узачак, ул фольклор башкаручыларны, музыкантларны һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарын берләштерәчәк. Әлеге йөреш ТР халыкларының яшьләр ассамблеясе тарафыннан оештырылган.

 

Шул ук вакытта Казан Кремленда тантаналы рәвештә студентлар отрядларының юбилей хезмәт семестры ачылачак. Юлламаларны бер меңнән артык студентка тапшырачаклар, ә җирле штаблар һәм мәгариф оешмалары штаблары җитәкчеләре җәйге сезонга әзерлек турында рапорт бирәчәкләр.

 

«Казан Кремле сәхнәсендә Татарстанның иң талантлы балалары — «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленда катнашучылар чыгыш ясаячак. Гала-концерт 15:00 сәгатьтә башлана. Программада милли мәдәният темасына, Россиягә һәм үз гаиләсенә мәхәббәт темаларына кагылышлы иң яхшы хореографик һәм вокаль номерлар», — дип анонслады Азат Абзалов. Совет мәйданында 16:00 сәгатьтә халыкны  «Минем Ватаным җырларда» дип аталган зур концерт программасы белән шатландырачаклар.

 

Россия көнен бәйрәм итүнең кульминациясе — «Казан» гаилә үзәге янында үткәреләчәк концерт. Башлана 17:00 сәгатьтә. Мәйданчыкта гаилә активлыгы станцияләре эше алып барылачак, анда аквагрим ясатырга, мастер-классларда катнашырга һәм гигант рәсем ясарга мөмкин булачак, фотозона һәм фуд-корт тәкъдим ителәчәк. Шәһәр халкын озынча курчак костюмнарында аниматорлар кәефләндерәчәк, шулай ук кабартылган аттракционнар эшләячәк һәм Россиянең тугыз шәһәре арасында «ВК-портал» проектыннан телекүпер оештырылачак.

 

Төп сәхнәдә шәһәр һәм республика сәнгать осталары, Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары: Казан шәһәр филармониясе артистлары, Melekess төркеме, Азат Гыйльметдинов һәм Илгиз Шәйхразиев чыгыш ясаячак. Концерт ахырында сәхнәгә Сосо Павлиашвили чакырылачак.

 

Россия көненең бизәге — салют — 22:00 сәгатьтә булачак. Аның белән Казансу елгасы акваториясеннән хозурланырга була.

 

Спикер шулай ук: «Атна дәвамында Казан паркларында һәм скверларында Россия флагы төсләрендәге тасмаларны өләшәчәкләр,» — дип өстәде. Ә «Игелекле Татарстан» хәрәкәте волонтерлары барлык теләүчеләргә Россия һәм Татарстан флаглары төсләрендәге аквагрим төшерәчәк.

 

Моннан тыш, балалар сәламәтләндерү лагерьларында атна буе РФ флагын күтәрү, гимн башкару, тематик лекцияләр һәм конкурслар уздыру белән тантаналы җыелышлар үткәрү планлаштырыла. Ә «Патриот» яшьләрен спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга әзерләү буенча республика үзәгендә 10 нче июньнән 12 нче июньгә кадәр  «Аҗаган 2.0»  узачак. Ярышларда ТР муниципаль берәмлекләреннән 14 команда катнаша.

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев