Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Скандинавия йөреше нәрсәсе белән файдалы һәм аның белән ничек шөгыльләнергә – Казан тренеры киңәшләрендә

Миләүшә Сагеева KZN.RU порталы укучыларына таяклар белән нәтиҗәле йөрү өчен 5 киңәш бирде.

Казан паркларында көн саен диярлек скандинавия (төньяк) йөреше буенча бушлай күнегүләр уза. Бер атна эчендә аларга Татарстан башкаласының 400 кешесе килә. Спортның әлеге төре кайсы яктан файдалы һәм ничек дөрес итеп шөгыльләнергә кирәклеге турында KZN.RU портал укучыларына ТР Төньяк йөреше федерациясе вице-президенты, инструктор Миләүшә Сагеева сөйләде.

Скандинавия йөрешенең башка спорт төрләреннән өстенлекләре бар. Әйтик, әзерлек дәрәҗәсе төрле булган кешеләр әлеге спорт төре белән шөгыльләнә ала, ә йөрү өчен махсус шартлар кирәкми – кышын да шөгыльләнергә мөмкин.

М.Сагеева сөйләгәнчә, таяклар белән йөргәндә барлык мускулларның 90% ка якыны эшли, чагыштыру өчен, велосипедта йөргәндә – 60% ка кадәр, йөгергәндә – 45% ка кадәр. Системалы тренировкалар вакытында йөрәккә веналардан кан агымы арта, басым нормальләшә, үпкәләрне вентиляцияләү һәм барлык тукымаларны кислород белән тәэмин итү яхшыра, буй-сын көйләнә. Гомумән алганда, кешенең иммунитеты ныгый һәм кәефе күтәрелә», – дип яза тренер.

Скандинавия йөреше нәтиҗәле булсын өчен тренердан 5 киңәш

1. Даими рәвештә, атнага ким дигәндә өч тапкыр шөгыльләнегез. Тора-бара ераклыкны һәм йөрү темпын арттырырга кирәк.

2. Разминка һәм заминка ясагыз. Йөрер алдыннан тәнне 10 минут дәвамында җылытырга кирәк. Аннары 1 сәгать җәяү йөрисез – башта әкрен темп белән, аннары тизлекне арттырыгыз. Күнегүне заминка тәмамлый – мускулларны тарттыру өчен берничә күнегү ясарга кирәк.

3. Түбән үкчәле аяк киеме, иркен кием киегез. Таякларны буегызга карап сайлагыз: таякларның озынлыгын исәпләү өчен буйны 0,66 га тапкырларга кирәк (яңа йөри башлаучылар өчен).

4. Сулыш алуны күзәтегез – ул ирекле булырга тиеш. Сулыш чыгару сулыш алуга караганда ике тапкыр озаграк булырга тиеш. Сулыш кысылганда, сулыш торгызылганчы, йөрү темпын киметегез.

5. Дәресләр сәламәтлек өчен файдалы булсын өчен дөрес йөрү техникасын үтәгез.

Скандинавия йөреше техникасы: арка туры, аякны үкчәгә куеп, аяк очына таба хәрәкәтләндерәләр, куллар һәм аяклар чиратлашып хәрәкәтләнә (уң аяк – сул кул). Таякларны җиңел итеп тотарга кирәк, терсәкне бөгәргә ярамый. Атлаганда кул белән таякка таянырга һәм җирдән этәрелергә кирәк. Тәнне алга күчергәндә, таяк белән кул артка китә. Бу вакытта таяк белән этәрелергә һәм тән авырлыгын аңа күчерергә кирәк.

М.Сагеева Горький паркында тренировкаларны дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 9:00 сәгатьтә уздыра, +7(917)292-14-44 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин. Башка парклардагы дәресләр җәдвәлен ТР Төньяк йөреше федерациясе сайтында белергә була. Тренировкалар яңа шөгыльләнә башлаучылар һәм тәҗрибәле кешеләргә дә яраклы. Таякларны үзегез белән алып килү тагы да яхшырак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев