Бүген, 13нче июльдә, һава шартлары бозылырга мөмкин. Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге шул турыда кисәтте.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көндез һәм кич урыны белән яшен көтелә. Җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк.
Кайбер урыннарда боз яварга мөмкин, дип хәбәр итте синоптиклар.
Нет комментариев