Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шимбә «Черек күл»дә «Тайгак биюләр» кичәсе узачак

Хедлайнер – музыкаль журналист Коля Редькин.

  •  
  •  

Бу шимбәдә Казанның «Черек күл» паркында «Тайгак биюләр» кичәсе узачак, анда музыкаль журналист, блогер һәм диджей Коля Редькин чыгыш ясаячак. Шулай ук кунакларга җирле диджейлар – takircheg, многоритм һәм Dj на сдачу үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Казанлыларны дәртле көйләр белән сөендерәчәкләр: плейлистка хаустан алып русча рэпның ремиксларына кадәр төрле композицияләр кертәчәкләр, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Бию кичәсе 17:00 сәгатьтә башланачак. Катнашырга теләүчеләрне «Шәһәрнең төп шугалагы» язуы янында каршы алачаклар (инвентарь прокаты пункты белән янәшә терраса янында) Кергәндә аларны чын клубтагы кебек дресс тикшерү көтәчәк: җылы киемдә килергә кирәк. Кунаклар шулай ук махсус ял зонасында җылына алачак.

Исегезгә төшерәбез, «Черек күл» паркында Яңа ел программасының финалы Олимпия чемпионнары катнашында Илья Авербухның Winter Fest фестивале булачак. Чараны гыйнварның икенче яртысында уздырырга планлаштыралар.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев