Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Сигез айда Казанга 3,2 млн турист килгән

Чит ил кунаклары саны өч тапкырга арткан.

  •  
  •  

2024 елның сигез аенда Казанга туристлар агымы 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10,3% ка арткан. Татарстан башкаласында барлыгы 3,198 млн кеше булган – мондый мәгълүматларны «Сбераналитика» сервисы китерә.

74% турист Россия төбәкләреннән килгән. Аларның саны 2 млн 380,6 мең кеше тәшкил иткән – бу 2023 елга караганда 11 процентка күбрәк.

Казанның төп туристлары – күрше һәм башкала төбәкләрендә яшәүчеләр. Гомуми агымның 62%тан артыгы Мәскәү, Башкортостан Республикасы, Чуваш Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Самара өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Свердловск өлкәсе һәм Санкт-Петербург халкына туры килә.

2024 елда чит ил туристлары саны 3,2 тапкырга арткан. Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, ТР башкаласында 67 мең 247 чит ил кешесе булган.

Казан кунакларының 58%тан артыгы – хатын-кызлар, туристларның уртача яше 40 ел тәшкил иткән. Сәфәрнең уртача озынлыгы – дүрт көн.

Туристлар һәм экскурсантларның сарыф иткән акча күләме (карталар буенча) 22,1 млрд сум тәшкил иткән, бу 2023 ел күрсәткеченнән 37 процентка артык. Туристларның көндәлек чыгымнарының уртача күләме 8,5% ка арткан һәм кешегә 2,94 мең сум тәшкил иткән.

Кафе, барлар һәм рестораннарда туклануга чыгымнар өлеше 2% ка арткан, барлык туристик чыгымнарның 26% ын тәшкил иткән. Җәмәгать туклануы объектларына туристларның 80%ка якыны йөри. Чыгымнарның калган өлеше азык-төлек кибетләренә, хезмәт күрсәтүләргә, күңел ачуларга һәм урнаштыру чараларына туры килә.

Кунакханәләрнең уртача йөкләнеше узган ел дәрәҗәсендә кала (66,1%). Бу номер фонды өлешендә ремонт эшләре үткәрү белән бәйле, шулай ук фатирларны арендага алу белән кызыксыну арта.

Казанда 7966 номер белән 230 урнаштыру чарасы һәм 2000 нән артык җәмәгать туклануы объекты эшли.

Ел ахырына кадәр тагын дүрт эре кунакханә ачу планлаштырылган, шуннан соң номерлар саны 690 га артачак.

Сигез ай эчендә Казан Кремлендә 3 млн 460 мең 678 кеше булган – бу узган ел белән чагыштырганда 100 мең 325 кешегә күбрәк. «Шәһәр панорамасы» музеенда 48 мең 517 сәяхәтче булган (13%), чәк-чәк музеенда – 35 мең 885 кеше (6,5%). «Ривьера» аквапаркында 486 мең 207 кеше ял иткән.

Казансу елгасы буйлап йөрү ихтыяҗы 16% ка арткан, хезмәт күрсәтүдән 64 мең 196 турист файдаланган. навигация чорында Казан елга портында пассажирлар агымы 35 %ка арткан, 329 мең 776 кеше тәшкил иткән.

Казан аэропорты хезмәтләреннән 3 млн 609 мең 42 пассажир файдаланган, бу узган ел белән чагыштырганда 4 процентка күбрәк.

Һава гаване 76 эчке һәм 26 халыкара рейска хезмәт күрсәтә. БРИКС саммитына Шарджга (БГӘ) рейслар саны артачак, алар көн саен башкарылачак. Сентябрь ахырында Шанхайга очышлар ачыла – рейслар атнага өч тапкыр планлаштырылган. 27 октябрьдән Абу-Дабига очышлар башлана, алар кышкы сезонда атнага ике тапкыр үтәләчәк.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев