Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Саумы, Казан!» конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды

Бүләкләү тантанасында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашты

Казан Кремленең Гавами урыннарында «Саумы, Казан!» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Дипломнарны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эксперт комиссиясе әгъзасы Мәхмүт Ваһапов белән берлектә тапшырды.

«Без тарихи яки хәзерге Казан шәһәрен сезнең күзләрегез белән күрергә теләдек. Шулкадәр күп эш килде – без көтмәгән дә идек. Бу проекттан бик күп иҗади кешеләр илһам алды. Шул ук вакытта мин жюри әгъзасы булмавыма шат, чөнки җиңүчеләрне сайлау минем өчен авыр булыр иде. Әмма (Казан Мэры – ред.иск.) Илсур Рәис улы (Метшин – иск.ред.) әйткәнчә, конкурс-конкурс инде. Әмма безнең өчен сез барыгыз да җиңүчеләр», - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Гүзәл Сәгыйтова.

 

 

Жюри әгъзаларына бөтен Россиядән 200 дән артык эш җибәрелгән, алар арасыннан беренче урыннар өчен көрәшкән 50 ләп катнашучы сайлап алынган. Барлыгы 12 җиңүче игълан ителде: һәр яшь категориясендә (18-35 яшь, 35 яшьтән өлкәнрәк) һәм һәр юнәлештә (графика һәм рәсем сәнгате) өчәр урын билгеләнде. Шулай ук тагын алты кеше махсус призлар белән бүләкләнде.

Конкурста җиңүчеләргә акчалата бүләкләр дә тапшырылды: беренче урынга – 120 мең сум, икенчесенә – 100 мең сум, өченчесенә – 80 мең сум.

Рәсем сәнгате юнәлешендә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь төркемендә Надежда Мишина, Анастасия Афанасьева, Кристина Кумаева призерлар булдылар.

Рәсем сәнгате юнәлешендә 35 яшьтән өлкәнрәк яшь төркемендә – Анна Федорова, Илшат Әскәров, Светлана Сафина.

18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь категориясендә графика юнәлешендә – Регина Маврина, Ольга Бердникова, Эльвира Аскарова.

35 яшьтән өлкәнрәк яшь категориясендә графика юнәлешендә – Сергей Царев, Ирина Антонова, Вера Карасева.

 

 

Махсус призлар белән Марина Самакаева, Джумамбек Базарбаев, Рөстәм Шәмсиев, Руслан Ибраһимов, Яна Фәйзетдинова, Мәдияр Хаҗиев бүләкләнделәр.

«Мин җиңүемә бик гаҗәпләндем. Ниндидер урын алырмын дип көтмәгән идем. Үз эшем өстендә бер айга якын эшләдем – нәрсә сурәтләргә дигән шикләрем юк иде. Татарча әйбер теләгәнемне белә идем! Һәм танылган җирле сәүдә челтәрләренең берсен ясадым», – дип үз хисләре белән уртаклашты өченче урынны алган катнашучы Кристина Кумаева.

«Быел конкурста нәкъ менә рәссамнар катнашты. Элегрәк без Казанга прозаиклар күзләре белән карадык. Киләсе елга нинди юнәлеш алырга икән дип уйлыйбыз: халык сәнгате яки медиасфера өлкәсе белән бәйле әйбер булырмы. Бер ел эчендә шулкадәр күп картиналар тууына мин чыннан да шатмын! Бәлки, кемдер өметсезлеккә бирелгән булгандыр, кайберүәләргә илһам килмәгәндер, ә без шундыйларны мотивацияли алдык дип уйлыйм. Минем уйлавымча, бу конкурс өмет бирә: җиңү кешеләрне стимуллаштыра. Миңа картиналарның ничек ясалуы ошый: бөтен җирдә дә истәлекле урыннар сурәтләнмәгән, әмма алар барыбер безнең шәһәрне күрсәтә. Казан – милли колорит кына түгел, ә затлылык, зыялылык та», – дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова.

«Без объектив булуын теләдек, шуңа күрә жюрига махсус рәвештә Мәскәүдән кешеләрне чакырдык. Иҗади мохит бик күптөрле, эшләрне бәяләү чыннан да авыр», – дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

 

 

Жюри әгъзалары Татарстан эшлеклеләре генә түгел, Мәскәүдән килгән белгечләр дә булды. Эксперт комиссиясе составында Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе Ваһапов Мәхмүт Әхәт улы, РФ Атказанган рәссамы Григорий Эйдинов, РФ Халык рәссамы Сергей Гавриляченко, РФ Халык рәссамы, Россия сәнгать академиясе академигы Алексей Суховецкий булды.

Конкурс эшләре белән «Саумы, Казан!» күргәзмәсендә Гавами урыннарда (2 нче подъезд) танышырга була. Ул 29 нчы октябрьгә кадәр эшләячәк. Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча катнашучыларның әсәрләре төшерелгән открыткалар чыгару планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, конкурс Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан башкаласының заманча сәнгать образын булдыру һәм хәзерге заман рәссамнарының иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итү максатыннан оештырылды. Конкурста Татарстанда яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар катнашты. Үз эшләрендә алар тарихи һәм атаклы биналарны һәм урамнарны, шулай ук чит күзләрдән яшеренгән урыннарны чагылдырган. Сурәтләү өчен иң популярлары шәһәрнең Бауман урамы, Казан Кремле, парклары, гыйбадәтханәләре һәм мәчетләре булган.

 

Камилә Вилданова

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев