Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Шәрык базары» офыкларны киңәйтә

«Туган авылым» комплексында Ваһапов фонды оештырган ифтар барышында хәбәр ителгәнчә, «Шәрык базары» халыкара милли мәдәниятләр фестивале октябрь аенда узачак. Анда 25 ил вәкиле катнашыр дип көтелә.

Р.Ваһапов фонды оештыра торган «Шәрык базары» беренче тапкыр 2021 елда Халыкара төрки халыклар эстрада фестивале буларак узган, анда нигездә, якын төрки халыкларның иҗатына зуррак игътибар бирелгән иде. Әмма «Шәрык базары» беренче елда ук зур кызыксыну уятты, ул төрле төрки илләрдән, төбәкләрдән килгән эстрада артистларының бердәм мәйданына әверелде. Былтыр фестивальдә «Ялла» төркеме катнашуы да зур вакыйга булды. Быел, «Туган авылым» комплексында Ваһапов фонды оештырган ифтар барышында хәбәр ителгәнчә, «Шәрык базары» халыкара милли мәдәниятләр фестивале октябрь аенда узачак. Анда 25 ил вәкиле катнашыр дип көтелә. Ваһапов фонды директоры Рифат фестивальнең бер көн генә түгел, ә бер атна дәвамында барачагын да искәртте. «Без фестивальгә 18 ил катнашыр дип планлаштырган идек, әмма ул тагын да киңәйде, проектка 25 ил кушылды, бу – бик зур эш», – диде ул. 

Очрашуда Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар, Мисыр, Һиндстан, Әфганстан, Йәмән, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Палестина, Согыд Гарәбстаны, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Сурия, Таҗикстан илләренең вәкилләре һәм шулай ук Казахстан, Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Төркмәнстанның Казандагы генераль консуллары да чакырылган иде. 

Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе, Татарстан Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразыев Рифат Фәттаховның күпкырлы эшчәнлеген ассызыклады.  Төркиядә булган җир тетрәү мисалында халыкларның үзара дус, ярдәмчел булуын да искә алып үтте. 

Төркиянең Казандагы консулы Исмет Эрикан былтыргы фестивальнең гаять уңышлы узуын әйтте. «Фестиваль тагын да киңәер, дип ышанам. Төрки дөнья көчәя бара. Кайда гына яшәсәк тә, без бердәм», – диде ул. Ул Төркиядә булган җир тетрәүдән соң ярдәм күрсәткәне өчен, Рифат Фәттаховка рәхмәт хаты тапшырды. Ваһапов фонды җир тетрәү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә 100 мең сум күчергән иде. 

Сөембикә КАШАПОВА.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев