Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Сара апага истәлек тактасы куелачак

Казанның Кәрим Тинчурин урамындагы 7а йорт диварына татар композиторы Сара Садыйковага истәлек тактасы куярга ниятлиләр. Тиешле берыкны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Бу йортта Садыйкова 1963 елдан 1977 елга кадәр яшәгән. Мемориаль такта Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Казан Башкарма комитеты  инициативасы белән куелачак. Төп максат - Сара Садыйкованың истәлеген мәңгеләштерү тора.

Татар сандугачы дип йөртелгән ханым  400гә якын җыр һәм музыка яза. 1939 елда - ТАССРның атказанган артисты,1977 елда - республиканың халык артисты исеме бирелә. 1984 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен ала, ә 1990 елда үлгәннән соң ТАССРның Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була.

Танылган композиторга инде күп еллар һәйкәл кую мәсьәләсе хәл ителми. Рада Нигъмәтуллина иҗат иткән һәйкәлгә лаеклы урын таба алмыйлар. Истәлек тактасы элү бу мәсьәләне тәмам ябып куймаса ярый да...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев