Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шамыйл Садыйков «Нур» театры артистлары белән очрашты: Башкортстан – туган ягыбыз кебек

Уфаның «Нур» татар дәүләт театрының Казанда гастрольләре төгәлләнә. Театр артистлары бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә кунакка килде. Алар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Мәдәни җомга» газетасы редакциясе, «Тәртип» радиосы, «СалаваTikлар» проекты белән танышты. Кунакларны «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.

«Башкортстан татарларының татарлыгы безнекенә караганда да көчлерәк. Башкортстан ягы татарлары белән без бик зур бәйләнештә. Башкортстан – ул безнең туган ягыбыз кебек. Анда бик күп татарлар яши. «Татмедиа» тарафыннан бик күп журналларны бөтен Башкортстан буйлап сатабыз. Бөтен почта бүлекләрендә, киоскларда «Казан утлары», «Сөембикә» журналы сатыла. «Интертат» сайтының Башкортстан татарлары арасында аудиториясе зур. Безнең өчен тагын бер республика булган кебек, чөнки аудитория бик зур», – диде ул театр артистлары белән очрашуда.

 

 

«Нур» театры артистлары белән татар телле матбугатны төбәкләргә һәм чит илләргә тарату, театрның репертуары, гастрольләргә йөрүе турында да сөйләштеләр.

«Сез Башкортстан татарлары өчен таяныч кебек тә. Без ниндидер яклау, саклау да эзлибез. Бездә татар мохитенә тартылу көчле, шуңа күрә күзәтеп, карап барабыз, күп мәгълүмат алабыз», – диде «Нур» театры артистлары.

 

Энҗе Габдуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев