Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шамил Садыйков: «Татмедиа» блогерлар мәктәбе биш телдә эшләячәк

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә блогерлар мәктәбе эшли башлаячак. Бу хакта «Ялкын» журналының «Кәеф» медиа лабораториясе ачылышында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

Мәктәп биш телдә – татар, рус, чуваш, мари, удмурт телләрендә эшләячәк. Мәктәптә районнардан да укучы балалар чакырыла.  

 

 

Шамил Садыйков блогерлар мәктәбенең кирәклеген заман таләбе булуын әйтте. Аның сүзләренчә, аудитория тулысынча блогерлар карамагына күчәргә җыена. «Киләсе ун елда бу дөньяда блогерлар гына калачак», – диде ул.

«Әле өч-дүрт ел элек кенә «мин – блогер» дип йөрүчеләр ике-өч кеше генә иде, хәзер Татарстанда блогерлар саны йөздән артты. Аларның күпчелеге татар телен яхшы белә. Берничә ел элек Айдар Сәлимгәрәев, безне җыеп: «Хәзер балалар газета-журнал укымыйлар, телевизор карамыйлар, радио тыңламыйлар. Нишләргә җыенасыз сез?» – дип сүкте. Шуннан соң без социаль челтәрләргә тотынырга булдык, чөнки киләчәк – социаль челтәрләрдә. Дүрт-биш елдан бөтен идарә безнең балалар – блогерлар кулында булачак. Безне – традицион мәгълүмат чаралары белән шөгыльләнгән кешеләрне урамга куып чыгарачаклар», – диде җитәкче.

 

 

Ул Санкт-Петербургта узган Бөтенроссия блогерлар һәм студентлар фестивале турында да әйтеп үтте. 

«Күптән түгел команда белән Санкт-Петербург шәһәрендә булдык. Insight people продюсерлык үзәге анда алты йөз блогерны җыйды. Без белми дә калдык: Чаллы һәм Казанда йөздән артык кеше алар командасында эшләп ята. Аларның күбесе татарча сөйләшә. Чараларның күбесен Казан егетләре, Казан кызлары алып барды. Санкт-Петербургның бөтен җирендә шатырдатып-дөбердәтеп безнең кызлар-егетләр татарча сөйләшеп йөри. Татарлар – һәрвакытта да актив кешеләр. Шуңа күрә, бергәләп яңа буын вәкилләрен үстерик», – диде Шамил Садыйков.

 

Энҗе Габдуллина

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев