Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә хәйрия концертында чыгыш ясаячак

Катнашучыларны шулай ук театральләштерелгән тамашалар һәм мастер-класслар көтә.

  •  
  •  

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә 16 декабрьдә хәйрия концерты була. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар сәхнәдә үз сәләтләрен күрсәтәчәк.

Чарада шәһәр һәм республика балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары чыгыш ясаячак. Концерт 18:30 да башлана, ә моңа кадәр мәдәни үзәк фойесында иҗади активлык җәелдереләчәк.

Мәсәлән, 18 нче балалар музыка мәктәбенең «МоЦArt» театр студиясе һәм «Оперение» иҗади үсеш студиясе театральләштерелгән тамашалар күрсәтәчәк. Ә 1 нче санлы балалар сәнгать мәктәбе сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган мастер-класслар оештырачак.

Керү ирекле, барлык теләүчеләрне Николай Ершов урамындагы 57а номерлы йорт адресы буенча көтәләр.

Оештыручылар —М.Мозаффаров исемендәге 18 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Всероссийский комитет поддержки Путина»ның Татарстан бүлеге һәм «Добрый ребенок» («Игелекле бала») фонды. Концерт «Слушая сердцем» («Йөрәк белән тыңлап») республика хәйрия марафоны кысаларында узачак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев