Шәһәрнең кунакчыллык индустриясе вәкилләрен «Яңа елча бизәлгән Казан» конкурсында катнашырга чакыралар
Иң матур һәм оригиналь эш авторлары акчалата бүләкләр алачак.
Кунакчыллык индустриясе вәкилләре арасында иң яхшы Яңа ел бизәлешенә «Яңа елча бизәлгән Казан» конкурсы старт алды. Гаризалар кабул итү 1 декабрьдә башланды һәм 2025 елның 15 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, ә җиңүчеләрне февральдә игълан итәчәкләр. Аларны эксперт жюри бәяләүләре нәтиҗәләре буенча һәм ачык тавыш бирү юлы белән билгеләячәкләр, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.
Конкурста кунакханәләр, рестораннар, кафелар, музейлар, күңел ачу комплекслары һәм кунакчыллык өлкәсенә караган башка оешмалар һәм предприятиеләр катнаша ала.
Конкурста биш номинация бар: «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше булган бина – шәһәрлеләр сайлавы», «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше булган бина – эксперт жюри сайлавы», «Яңа ел бизәлеше эчтән иң яхшы булган бина – шәһәрлеләр сайлавы», «Яңа ел бизәлеше эчтән иң яхшы булган бина – эксперт жюри сайлавы», шулай ук «Кышкы Казан турында иң яхшы фото эш – эксперт жюри сайлавы». Объектларны бәйрәмчә бизәүдә шәһәрнең фирма туристлык айдентикасын куллану хуплана, дип билгеләп үтте Дарья Санникова.
Гаризалар электрон почта аша кабул ителә: tourism.kzn@tatar.ru Катнашучыларга анкетада учреждениенең исемен һәм аның адресын күрсәтергә, бәйрәмчә бизәлгән объектның фотографиясен беркетеп куярга кирәк. Һәр конкурсант биштән артык сурәт бирә алмый. «Яңа ел бизәлеше эчтән иң яхшы булган бина» номинациясендә быел видеоформатта эшләр кабул ителә.
Конкурсның финал этабы 27 гыйнвардан 10 февральгә кадәр шәһәр мэриясенең рәсми порталында узачак ачык онлайн-тавыш бирү булачак.
Жюри составына Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, шәһәрнең баш рәссамы Жанна Белицкая, шулай ук район администрацияләре башлыклары керәчәк.
Җиңүчеләрне мэр дипломнары һәм конкурс иганәчеләреннән истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр. «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше булган бина – эксперт жюри сайлавы», «Яңа ел бизәлеше эчтән иң яхшы булган бина – эксперт жюри сайлавы» һәм «Кышкы Казан турында иң яхшы фото эш – эксперт жюри сайлавы» номинацияләрендә беренче урынны алган катнашучылар 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр алачак.
Конкурс нәтиҗәләре мэрия порталында 28 февральдән дә соңга калмыйча булачак. Бәйрәм бизәлеше буенча иң яхшы идеяләрне туризмны үстерү комитетының социаль челтәрләрендә бастырачаклар, дип йомгаклады Дарья Санникова.
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев