Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шәһәрнең 20 билбордында Казан гаиләләренең фотосурәтләре барлыкка киләчәк

Акциядә катнашу өчен гаризаны 29 нчы июньгә кадәр бирергә мөмкин.

Июль аенда шәһәрнең 20 билбордында Казан гаиләләренең фотосурәтләрен урнаштырачаклар. Барлык теләүчеләр акциядә 29 нчы июньгә кадәр катнаша ала.

Моның өчен горизонталь төрдә биш сыйфатлы гаилә фотографиясен җибәрергә кирәк. Шулай ук анкетада оештыручылар гаиләнең уникальлеге турында сөйләргә сорыйлар. Катнашырга гаризаларны сылтама буенча кабул итәләр.

Иң яхшы сурәтләрне ТР башкаласының төп урамнарында урнашкан билбордларда күрергә мөмкин булачак. Акция Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган — ул Россиядә 8 нче июльдә билгеләп үтелә. «Казан халкы» проектын шәһәр мэриясе гамәлгә ашыра.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның биш ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы башкаласында аерылышулар саны 24% ка кимеде, ә никахлар саны 1,2% ка үсте. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә шәһәребездә озак еллар бергә яшәгән гаиләләрне котлаячаклар, тагын 12 пар медаль белән бүләкләнәчәк.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев