Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шәһәр китапханәләре фондында Брайль шрифты белән 300 дән артык китап бар

Үзәк китапханәдә күрү буенча инвалидлар өчен шәхси компьютерлар һәм тактиль дисплей урнаштырылган

Казанның муниципаль мәдәният йортларында һәм сарайларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 100 гә якын бала шөгыльләнә. Учреждениеләр инвалидлар өчен яраклаштырылган: коляскада йөрүчеләр өчен пандуслар, начар ишетүчеләр өчен тавыш көчәйткечләр, начар күрүчеләр өчен персональ компьютерлар урнаштырылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Мәдәният йортларында һәм сарайларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 15 клуб формированиесе оештырылган, 50 дән артык үзенчәлекле укучы үзәк китапханәнең әдәби чараларына йөри. 

«Китапханәләрдә начар ишетүчеләр өчен индукцион тавыш көчәйткечләр, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен персонал чакыру системасы урнаштырылган. Үзәк китапханәдә күрү сәләте буенча инвалидлар өчен персональ компьютерлар, шулай ук Брайль тактиль дисплее бар, бу укучыларга китапларның һәм вакытлы матбугатның электрон һәм кәгазъ версияләре белән танышырга мөмкинлек бирә. Шәһәр китапханәләре фондында Брайль шрифты белән 300 дән артык китап бар», – дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова. 

Тимерьюлчылар мәдәният сараенда – «ЛУЧ – сизә белүче кешеләр» иҗат студиясе, ә «Юность» мәдәният сараенда «Э-моция» инклюзив театр студиясе эшли. Казанда даими рәвештә фестивальләр үткәрелә, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар үзләренең иҗатын күрсәтәләр. Аларның иң зурлары – «Кулларны тотынышыйк, дуслар!», «Игелекле дулкын». 

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дә бушлай шөгыльләнәләр. Мәсәлән, махсус программалар буенча 1 нче, 18 нче номерлы балалар музыка мәктәпләре, 5 нче номерлы сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре белем ала. 

Казан театрларында параллель рәвештә күрү сәләте бозылган кешеләр өчен тифлокомментарийлар белән спектакльләр бара. Шәһәрнең дүрт театрында (Кариев исемендәге татар яшь тамашачы театрында, Камал театрында, «Әкият» театрында һәм Рус яшь тамашачы театрында) спектакльләр сукырлар өчен яраклаштырылган. 

Моннан тыш, беренче һәм икенче төркем инвалидлар Казанның музей комплексына бушлай йөри ала, инвалидлар декадасында мондый мөмкинлекне барлык категориядәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бирәләр. 

Ел саен инвалидлар декадасында шәһәр мәдәният учреждениеләре 100 дән артык чара үткәрә, аларда 6500 кеше катнаша.

 

Зилә Гайфи

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев