Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шәһәр һәм Республика көне алдыннан Казанда берничә урам буйлап транспорт хәрәкәтен этаплап чикләячәкләр

Чикләүләр Кремль, Батурин һәм башка урамнарга кагылачак.

Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итү алдыннан Казанда юлларның аерым участокларында транспорт хәрәкәтен этаплап чикли башлаячаклар.

22 Август 23:00 тән 2 сентябрь 23:00 гә кадәр вакыты-вакыты белән түбәндәге юлларны чикләячәкләр:

Үзәк стадионның парковка зонасы;

Көнчыгыш трибуна ягыннан Үзәк стадионның парковкасын;

Әсгать Галимҗанов скверы янындагы юлны.

27 август 23:00 тән 28 Август 5:00 сәгатькә кадәр кирәк булганда Меңьеллык мәйданы тирәсендә Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр хәрәкәт чикләнәчәк. Бу чикләүләр җәмәгать транспорты маршрутларына кагылмый.

28 Август 23:00 тән 29 август 5:00 сәгатькә кадәр кирәк булганда Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр Меңьеллык мәйданын ябачаклар. Бу чикләүләр җәмәгать транспорты маршрутларына кагылмый.

29 августта 21:00 сәгатьтән 31 августта 5:00 сәгатькә кадәр вакыты-вакыты белән түбәндәге участокларны ябачаклар:

Меңьеллык мәйданы (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр);

Сул Болак урамы (Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);

Уң Болак урамы (Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);

Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Уң Болак урамына кадәр);

Профсоюз урамы (Чернышевский урамыннан Бауман урамына кадәр);

Бауман урамы (Профсоюз урамыннан алып Кремль яр буена кадәр);

Беренче Май мәйданыннан Бауман урамына кадәр төшү юлы;

цирк белән стадион арасындагы юлны ябачаклар.

31 август 23:00 тән 1 Сентябрь 5:00 сәгатькә кадәр вакыты-вакыты белән Меңьеллык мәйданында (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр) хәрәкәт чикләнәчәк.

24 августта 00:00 сәгатьтән 30 августка кадәр кирәк булган вакытта түбәндәге участоклар ябылачак:

С.Хәким урамы (Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр);

«Казан» Гаилә үзәге янындагы парковка зонасы.

23 август 22:00 дән 31 август 11:00 сәгатькә кадәр вакыты-вакыты белән түбәндәге юлларда хәрәкәт чикләнәчәк:

Ш.Мәрҗани урамы (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр);

К.Насыйри урамы (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр);

З.Солтан урамы (Г.Тукай урамыннан К.Насыйри урамына кадәр).

30 августның 7:00 дән 31 августның 18:00 сәгатькә кадәр, шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларыннан тыш, түбәндәге участокларда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:

Батурин урамы (Большая Красная урамыннан алып Кремль яр буена кадәр ике юнәлештә);

Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамына төшү юлы.

22 августта 7:00 дән 31 августта 18:00 гә кадәр Кремль урамы (Чернышевский урамы белән кисешүдән Беренче Май мәйданына кадәр), шулай ук Беренче Май мәйданыннан Астрономия урамына кадәр, шул исәптән Ивановский төшү юлы ябылачак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев