Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шагыйрәне искә алдылар

Шагыйрә, прозаик Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманованың туган көне уңаеннан Әлмәт җәмәгатьчелеге шагыйрәне искә алып һәйкәленә чәчәкләр салды.

Саҗидә Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туган ул. 1955 елдан алып Саҗидә Сөләйманованың гомере һәм иҗаты Әлмәт шәһәре белән тыгыз бәйләнгән. Нефть техникумында, шәһәр радиоүзәгендә, Әлмәт әдәбият берләшмәсендә эшли ул. Шигырьләре дә шул чорда басыла башлый. Хикәя һәм повестьлар да яза. Саҗидә Сөләйманованың «Кыр казлары», «Бәхетне үзем табам», «Юллар, уйлар», «Яшәү хакы», «Кызыл каурыйлар», «Гөлбадран», «Сабыр канатлары», «Шигырьләр һәм поэмалар». Шагыйрә үзе исән чагында ук Мәскәүдә һәм Казанда урысча тәрҗемәдә өч җыентыгы басылып чыга. Китаплары, аерым шигырьләре украин, үзбәк, азәрбайҗан һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителгән.

Миңзифа Әхмәтшина, Әлмәт

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев