Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шәех Равил Гайнетдин драматург Илгиз Зәйниев белән очрашып медаль тапшырган

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин «Әкият» татар дәүләт курчак театры режиссеры Илгиз Зәйниевка һәм мәдәният-мәгърифәт тармагында хезмәт иткән башка шәхесләргә «Рухи бергәлек өчен» медале тапшырган.

Очрашуда Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов, аның урынбасары Гүзәл Мөбинова, «Читай» нәшрият йорты директоры Илшат Сәлахетдинов һәм тарихчы журналист Марат Сәфәров катнашкан.

«Россия мөселманнарының рухи лидеры кунакларның мәдәният һәм мәгърифәт тармагында эшчәнлеген югары бәяләп һәм аларга уңышлар теләп дога кылды», – дип язылган мөфтиянең рәсми сайтында.

«Милләт, мәдәният турында сөйләштек. Бик зәвыклы, чын зыялы шәхес – мөфтиебез, Аллаһка шөкер! Очрашудан җан рәхәте алдым», - диде Илгиз Зәйниев «Татар-информ» хәбәрчесенә очрашуны шәрехләп.

«Рухи бергәлек өчен» медале, шулай ук, Гүзәл Мөбиновага, Илшат Сәлахетдинов һәм Марат Сәфәровка да тапшырылган.

 

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев