Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Сабантуйның төп мәйданчыгына казанлылар шәһәр яны поездларында бара алачак

Электричкалар шәһәрнең үзәк тимер юл вокзалыннан китәчәк.

Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары Мирный бистәсендәге Каенлыкка – Сабантуй уздыруның төп мәйданына шәһәр яны поездларында килеп җитә алачак. Исегезгә төшерәбез, быел Казанда милли бәйрәм 19 нчы июньдә берничә мәйданчыкта узачак.

Электричкалар Казан станциясеннән 7:35, 9:25, 12:25, 14:45, 18:10, 19:46 сәгатьләрдә китәчәк. Юлга 10 минут вакыт китәчәк.

Кире юнәлештә, Каенлык станциясеннән поездлар 6:51, 8:40, 11:45, 14:02, 17:31, 19:10 сәгатьләрдә кузгалачак. Юл вакыты 13 минут тәшкил итәчәк.

Бу маршрутта 780 пассажирга исәпләнгән 12 электр поезды йөри, алар Казан, Вахитово, Каенлык, Комбинат, Юбилей, Столбище, Аэропорт станцияләрендә тукталыш ясый.

Кирәк булган очракта өстәмә составларны билгеләү һәм гамәлдәге җәдвәлгә төзәтмәләр кертү мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев