Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Сабантуйның абсолют батырлары тәкә һәм квадроцикл алачак

Казанда сабан туе 18 нче һәм 19 нчы июньдә шәһәрнең дүрт мәйданчыгында узачак.

 

Якындагы ял көннәрендә Казанда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй дүрт мәйданчыкта узачак: 18 нче июньдә – ипподромда ат чабышлары, 19 нчы июньдә – Мирный һәм Дәрвишләр поселокларындагы каенлыкларда, Аккош күле янындагы урман-паркында төп программа. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары бәйрәм урыннарына шаттлларда һәм рейс автобусларында барып җитә алачак. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясе барышында Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов бәйрәмгә әзерлек турында сөйләде.

19 нчы июньдә бәйрәм өчен корылган татар утарлары 9:00 дән эшли башлаячак

Шимбә көнне, 18 нче июньдә, Казан ипподромында ат чабышлары була, дип билгеләп үтте А.Абзалов. Программада – 14 ат чабышы һәм заезд, сәнгать осталары концерты, лотерея. Бәйрәмнең кульминациясе пиротехник тамаша булачак. Башлану вакыты 16:30 га билгеләнгән.

 

 

19 нчы июньдә төп бәйрәм өч мәйданчыкта – Мирный һәм Дәрвишләр поселокларында, Аккош күленең урман-парк зонасында узачак. 9:00 дән башлап барлык кунаклар өчен Татарстан муниципаль районнары продукциясе белән татар утарлары ачылачак, ә 11:00 дән төп программа башланачак. Казанлылар аркан тартышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, мендәр белән сугышу, милли көрәш кебек ярышларда үз көчләрен сыный алачак.

Мирный поселогындагы үзәк мәйданда театральләштерелгән прологта республиканың бию һәм вокал коллективлары катнашачак. Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Зәй, Лаеш, Менделеевск, Норлат һәм Балык Бистәсе районнарының иҗади коллективлары, шулай ук татар эстрадасы йолдызлары –  Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар чыгыш ясаячак. Пролог программасы борынгы милли гореф-гадәт – «аулак өй» күренешен гәүдәләндерәчәк. Моннан тыш, бәйрәм кунакларына «КАМАЗ-мастер» командасы тарихы – ралли-узышларда җиңүчеләр турында сөйләячәкләр. Барлык теләүчеләр дә аларның символикасы төшерелгән сувенир продукциясен сатып ала алачак.

Төп мәйдан белән бер үк вакытта Сабантуй бәйрәм чаралары Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күле буендагы урман-паркында башлана. Республиканың Балтач, Саба, Апас, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Чистай һәм Кама Тамагы районнарыннан килгән татар утарлары эшләячәк. Бәйрәмне милли костюмнарга киенгән һөнәрчеләр төрләндерәчәк. Дәрвишләр бистәсендә концерт программасы йолдызлары Ришат Төхвәтуллин һәм Эльмира Кәлимуллина булачак.

 

Милли көрәш буенча ярышларда республиканың иң яхшы батырлары катнашачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны кыйммәтле призлар белән бүләкләячәкләр, ә абсолют батырлар һәр мәйданчыкта тәкә һәм квадроцикл алачак.

Барлык мәйданчыкларда күпсанлы интерактив мәйданчыклар, җәмәгать туклануы, сәүдә нокталары һәм аттракционнар эшләячәк. Гадәттәгечә, барлык теләүчеләр өчен гер күтәрү, бура уены буенча ярышлар, бәйгеләр оештырыла. Барлык бәйрәм мәйданчыклары абсолют батыр билгеле булганчыга, якынча 16:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итте Мәдәният идарәсе башлыгы.

 

 

Җәмәгать транспорты бәйрәм урыннарына кадәр 8:00 сәгатьтән алып чаралар тәмамланганчы йөриячәк

19 нчы июнь көнне шәһәр халкы һәм кунаклары Сабан туе уздырыла торган урыннарга барып җитә алсын өчен, махсус транспорт биреләчәк, дип хәбәр итте А.Абзалов.

Мәсәлән, Мирный поселогындагы Каенлыкка махсус автобус маршрутлары белән дүрт тукталыш пунктыннан барып җитәргә мөмкин: «Җиңү проспекты станциясе», «10 нчы микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармония концертлар залы», «Глазунов урамы» (Теплоконтроль). Бу маршрутлар буенча 41 автобус җибәреләчәк, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитетында.

«Җиңү Проспекты» метро станциясе»ннән автобуслар Җиңү проспекты – Оренбург тракты – Бертуган Батталовлар урамы – Идел буе районының Каенлыгы маршруты буенча йөриячәк.

«10 нчы микрорайон» тукталышыннан автобуслар Фучик урамы – Зорге урамы – Җиңү проспекты – Оренбург тракты – Бертуган Батталовлар урамы – Идел буе районының Каенлыгы маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.

Павлюхин урамындагы «Филармония концерт залы» тукталышыннан автобуслар Павлюхин урамы – Оренбург тракты – Бертуган Батталовлар урамы – Идел буе районының Каенлыгы маршруты буенча йөриячәк.

«Глазунов урамы» (Теплоконтроль) тукталышыннан автобуслар Тула урамы – ТАССРның 100 еллыгы магистрале – Бакый Урманче урамы – Оренбург юлы – Оренбург тракты – Бертуган Батталовлар урамы – Идел буе районының Каенлыгы маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.

 

 

Автобуслар 8:00 дән бәйрәм чаралары тәмамланганчы йөриячәк. Юл йөрү өчен түләү шәһәр эчендәге тариф буенча башкарылачак. Моннан тыш, Сабантуй үткәрү урынына 23 нче, 56 нчы номерлы рейс автобусларында да барып җитү уңайлы булачак. Мирный Сабан туена «Казан-1» станциясеннән электр поездында да килергә мөмкин. 

Аккош күле янындагы мәйданчыкка кадәр казанлылар «Горький шоссесы» тукталышыннан махсус шаттлларда килеп җитә алачак. Моннан тыш, 36, 46, 72 нче номерлы рейс автобуслары белән барып җитәргә мөмкин булачак. Алар көчәйтелгән режимда эшләячәк, дип билгеләп үттеләр Мәдәният идарәсендә.

Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкка «Халитов урамы» тукталышыннан һәм Казанның бер сәүдә үзәгенең (Җиңү Проспекты, 141) парковка территориясеннән махсус автобусларда барып җитәргә мөмкин. Шулай ук 1, 25, 34, 60, 84, 91 нче номерлы рейс автобуслары да йөриячәк.

18 нче июнь киченнән 19 нчы июньнең 17:00 сәгатенә кадәр юл хәрәкәтен оештыру өлешчә үзгәрәчәк: «Лесной городок» торак комплексыннан алып Ферма шоссесына кадәр автомобиль юлы буенча берьяклы хәрәкәт оештырылачак. «Лесной городок»та яшәүчеләрнең уңайлылыгы өчен Бертуган Батталовлар урамыннан Оренбург трактына таба чыгу мөмкинлеге белән ике яклы хәрәкәт сакланачак. Шул ук чорда Дәрвишләр бистәсендә, Мир урамыннан Солидарность урамына кадәр участокта берьяклы хәрәкәт оештырылачак.

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев