«Рубин» рэпер Нурминский белән контракт төзеде: ул клуб медиакомандасында чыгыш ясаячак
«Нурминский» тәхәллүсе астында танылган Татарстан җырчысы Альберт Шәрәфетдинов Казан «Рубин»ы медиакомандасы белән контракт имзалады.
«Рубин» медиа футбол клубының танылган беренче футболчысы. Әмма соңгысы түгел. Безнең шәһәрдә һәр матчта кырга чыгарга әзер булган зур артистны табу җиңел түгел. Әмма без моны эшләдек!» – диелә команданың матбугат хезмәте хәбәрендә.
«Рубин» өчен Шәрәфетдинов «105» номеры астында чыгыш ясаячак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, МФК «Рубин» – бу елның язында оештырылган Казан клубы медикомандасы. Профессиональ команда базасына нигезләнгән Россиянең беренче медиа-футбол клубы Медиафутбол Лигасының (МФЛ) икенче сезонында катнашыр дип көтелә.
Моңа кадәр МФК «Рубин» составын Казан клубының элеккеге һөҗүмчесе Александр Бухаров тулыландырырга мөмкин булуы турында хәбәр ителгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев