Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан делегациясе белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Әңгәмә барышында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү һәм агросәнәгать өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды», - дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Нет комментариев