Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда азык-төлекнең җитәрлек күләмдә булуын үзе барып карады

«Складта товар бар!» — дип язган Миңнеханов Telegram-каналында.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республика складларында төрле азык-төлек запаслары, шул исәптән шикәр, булуын шәхсән үзе күреп ышанды.

Ул X5 Retail Group күпләп сату-бүлү үзәгендә булды. Бу турыда ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шикәр турында күп сораулар килә. Бүген иң зур күпләп сату-бүлү үзәкләренең берсенә кердем, аннан продуктларны кибетләргә илтәләр. Складта товар бар!» — дип язган Миңнеханов үзенең Telegram-каналында.

Шул ук вакытта, республика җитәкчесе сүзләренчә, товарны киштәләргә бушату белән аны шундук сатып алалар. «Безнең Зәй шикәр заводы киләчәктә дә продукция белән өзлексез тәэмин итәчәк. Бу вазгыять тынычланачак, бу вакытлы кыенлык!» — диде Татарстан Президенты.

 

 

Рөстәм Миңнеханов булган складта продукциянең 6 меңгә якын төре тәкъдим ителә. Компания хезмәткәрләре сүзләренчә, шикәр, карабодай һәм онга зур ихтыяҗ күзәтелә. Шул ук вакытта ваклап сатучылар азык-төлек белән бернинди кыенлык күрми, тәэмин итүчеләр килешү кысаларында барысын да вакытында китерә. 

Складта тәкъдим ителгән продукциянең 32 процент өлеше Татарстан җитештерүчеләренә туры килә. Тулаем алганда, 60 процентны Россия җитештергән товар тәшкил итә, ә тагын 40 процентын — «Россиядә җитештерелә торган чит ил маркалары», — диелгән республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда он запасларының резерв фондын төзергә йөкләде.

РФ Президенты Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция башлануы турында игълан иткәннән соң, Россиягә каршы санкцияләр катгыйланды. Күп кенә зур компанияләр Россия территориясендә үз эшчәнлеген туктатып тору турында игълан итте.  

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев