Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов Сергей Лавровка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында берничә очрашу уздырды.

Кичә Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу уздырды.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды, башка актуаль темалар да кузгатылды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Сергей Лавровка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

«Дуслык» ордены белән шулай ук Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов бүләкләнде, диелә хәбәрдә. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев