Рөстәм Миңнеханов: Эшмәкәр ул - безнең нигез
Президент эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Татарстан Президенты бүген Казанда Эшмәкәр йортында республика эшкуарлары белән очраша.
Рөстәм Миңнеханов Россия эшмәкәрлеге көне уңаеннан котлауларын җиткерде.
"Эшмәкәр ул - безнең нигез. Төп бурыч - куәтле урта класс булдыру. Эшкуарлар ул - сәләтле, үзен тәэмин итәрдәй кешеләр", - диде Президент.
Ул эшмәкәрләр рискка барырга, алга омтылырга әзер, эшкуарлык сыйфатлары булган шәхесләр булуын ассызыклады.
"Безнең төп бурыч - бу хәрәкәткә ярдәм итү. Республикада да, федераль дәрәҗәдә дә күп төрле ярдәм чаралары бар. Эшмәкәрләргә гел ярдәм итәчәкбез", - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.
Гөлнар Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев