Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов ТР башкаласында төзелә торган объектларда булып кайтты

Республика Рәисе Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы урынындагы һәм Казансу яр буендагы балалар паркындагы эш барышын карады

Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелә торган объектларда булып кайтты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев озата йөрде.

Мәсәлән, Татарстан Рәисе Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын карады. Исегезгә төшерәбез, объект шәһәр үзәгендә Кабан күле ярында төзеләчәк. Бинада берничә зал, креатив-белем бирү лабораторияләре, иҗтимагый зона, шулай ук репетиция һәм административ биналар каралган. Рөстәм Миңнехановка төзелеш эшләренең барышы турында сөйләделәр: бинаның тимер-бетон монолит каркасын төзү, бинаның цоколь стеналарын гидроизоляцияләү һәм җылыту һ.б.лар.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Миллениум күпере янында кунакханә комплексы төзелеше белән танышты. Ул биш башнядан торачак. Аларның беренче икесен быел октябрь аена төзеп бетерү планлаштырыла. Татарстан Рәисенә төзелә торган объектларның төп параметрлары һәм агымдагы эшләрнең барышы турында хәбәр иттеләр.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Казансу яры буендагы Балалар паркының төзелеш мәйданчыгында булды. Яңа мәйдан балалар һәм олылар өчен ял итү урыны булачак. Активлык зонасына уен мәйданчыклары, ял итү һәм туклану зоналары кертелгән. Паркта балалар өчен чаралар, мастер-класслар узачак павильон урнаштыру күздә тотыла. Тикшерү барышында аңлатмаларны Татарстан Шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина биреп барды. Бүгенге көндә объектта территорияне өлешләргә бүлү һәм вертикаль планлаштыру эшләре башкарылган, павильон бинасы һәм фонтан өчен баганалар кагу эшләре башкарылган, электр белән тәэмин итү линияләре өчен гильзалар монтажланган, Фукс скверына яңа баскычны сүтү һәм төзү эшләре тәмамланган, яңа баскычны төзү буенча монолит эшләр башкарылган. Яктырту баганалары астына нигез элементларын монтажлау, электр белән тәэмин итү челтәрләрен кору, җәяүлеләр юлларын алга таба төзү өчен монолит эшләр дәвам итә, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев