Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов: Патриотлык өйдән башлана

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында патриотлыкның өйдән башлануын ассызыклады.

«Патриотлык ул хәрби патриотлык гына түгел. Кеше үзе яшәгән торак пунктын, республиканы, илне яратырга тиеш. Патриотлык өйдән башлана», – диде ул утырышка нәтиҗә ясап.

«Без бүген бу юнәлештә ничек эшләп булуны карадык. Бу системалы эш. Бүген җыелдык та иртәгә бөтенесе патриот булды дигән сүз түгел. Без тирәлек булдырырга тиеш. Мәгариф системасы эшнең әһәмиятле өлеше. Моңа спорт, мәдәният һәм хәрби-патриотик оешмалар кушыла», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов театрлар репертуарга игътибар итәргә кирәклегенә басым ясады. Безнең театрларда начар репертуар булмавына ышанычын белдерде. Язучыларыбыз, геройлар, спортчылар, хезмәт алдынгылары белән горурланырга кирәклеген әйтеп узды.

Патриотик тәрбия юнәлешендә Пушкин картасы, гаилә абонементы кебек инструментларны актив кулланырга киңәш итте.

«Безнең мәдәнияттә, мәгарифтә, спортта система булмаса, без шундый республика була алыр идекме?! Мин дөнья кешесе түгел, Татарстан кешесе булуыбыз белән горурланырга тиеш», дип нәтиҗә ясады республика Рәисе.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев