Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов «Кызыл Кремльдән Ак Кремльгә» мотоузышында катнашты

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Кызыл Кремльдән Ак Кремльгә» мотоузышында катнашты. Узыш Татарстан Республикасы көненә багышлап, «Ике Кремль» халыкара мотофестивале кысаларында оештырылды.

Мотоциклчылар 1 Май мәйданында колонна булып тезелде. Спас манарасы янында аларга Рөстәм Миңнеханов кушылды, шуннан соң байкерлар «Казан» гаилә үзәгенә юнәлде. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда шәһәр халкы өчен мотоциклчыларның чыгышлары оештырылды. Шулай ук казанлылар алдында беренче тапкыр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча ЮХИДИ идарәсе «Каскад» пилотаж осталыгы төркеме чыгыш ясады.

 

 

Быел «Ике Кремль» мотофестивалендә бөтен илдән меңгә якын мотоциклчы катнашты. Шул исәптән дустанә илләрдән - Мисыр, Израиль, Ливан, Үзбәкстан, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Төркия һ. б.

Чара «Балалар. Иминлек. Ике тәгәрмәчле транспорт» шигаре белән узды, диелә хәбәрдә.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев