Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов KazanForum форумында 20 илдән яшь дипломатлар белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов KazanForum 2024 форумында Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 20 иленнән яшь дипломатлар белән очрашты. Ул аларга халыкара мөнәсәбәтләр төзү буенча республика тәҗрибәсе турында сөйләде һәм аларның илләренә уңышлар теләде.

«Без өметле дипломатлар, зур җитәкчеләр белән аралашу мөмкинлеген ычкындыра алмыйбыз. Без сезнең карьера үсешен түземсезлек белән көтәбез. Сезнең өчен мондый чараларда катнашу алдагы эшегез өчен яхшы таяныч булачак. Монда алган элемтәләр аеруча мөһим. Хәзер катлаулы вакытлар, аларны нәкъ менә дипломатлар көче белән хәл ителүе бик мөһим», - дип белдерде Миңнеханов.

Ул белдергәнчә, Татарстан белән Ислам дөньясы арасында ел саен товар әйләнеше һәм элемтәләр саны арта бара, әмма республика Ислам хезмәттәшлеге оешмасының барлык илләрен колачламады әле. Бу юнәлештә тагын да күбрәк көч куелачак. Монда нәкъ менә яшь дипломатлар зур ярдәмче булырга мөмкин.

Очрашуда Ислам дөньясының төрле илләре вәкилләре, шулай ук Россиянең кайбер яшь белгечләре катнашты. Аларга чиратлашып сүз бирделәр, һәм аларның һәркайсы Миңнехановка мөрәҗәгать итә алды, үз иле турында сөйли һәм аны кызыксындырган сорауны бирде.

«Яшьләр дипломатиясен үстерү һәм халыкара яшьләр хезмәттәшлеген ныгыту Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Төбәк Россия һәм дөнья илләренең яшь дипломатларының даими хезмәттәшлек урыны булу белән кызыксына. Яшьләрнең халыкара юнәлештә үсеш мөмкинлеге булсын өчен,без ел дәвамында Яшьләр дипломатиясе академиясе белән төрле проектларны гамәлгә ашырабыз», - дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Очрашу ирекле формаль булмаган шартларда узды. Рөстәм Миңнеханов яшь дипломатлардан илчелекләрдә вазифалар иерархиясе белән кызыксынды һәм катнашучыларның илләренә үз сәфәрләре турында сөйләде.

«Бу минем Россиягә беренче сәфәрем. Очрашу югары дәрәҗәдә узды, алга таба да бик кызык булачагына ышанам. Мондый чаралар - без, яшь дипломатларның, Татарстан рәисе кебек зур дәүләт эшлеклеләре тәҗрибәсен үзләштерү һәм киләчәктә аны гамәлдә куллану өчен уникаль мөмкинлек», - дип уртаклашты хис-кичерешләре беләнТөрекмәнстан тышкы эшләр министрлыгы атташесы Багуль Керимова.

Аның сүзләренчә, Казанда яшь дипломатлар форумында катнашучылар күп кенә файдалы танышулар булдырырга һәм төрле илләрнең тышкы сәясәт ведомстволары хезмәткәрләре белән аралашырга мөмкин.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев