Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов Казанда Федор Шаляпинга мемориаль такта ачуда катнашты

Кичә, бөек рус опера җырчысы Федор Шаляпинның 150 еллыгы көнендә, Казанда аның истәлегенә багышланган мемориаль такта ачылды. Скульптор Тимофей Тюрин ясаган бронза такта Пушкин урамындагы 10нчы бинада урнаштырылган.

Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шаляпин үз исемен рус мәдәниятен үстерүнең тулы бер чоры белән бәйләп, опера сәнгатен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте, диде ул.

Тантанада шулай ук Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алиев һәм башкалар катнашты.

Искәртик, Федор Шаляпин 1873 елның 13 февралендә Казанда Рыбноряд урамында (хәзерге Пушкин урамы) туган.

«Бүген безнең күренекле якташыбыз, бөек опера һәм камера җырчысы Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел булды. Барыгызны да Россия мәдәниятендәге вакыйга белән котлыйм. Татарстанда аңа багышланган мәдәни-агарту, музыкаль, фәнни һәм театр чаралары әзерләнгән. Сәүдәгәр Лисицын йорты фасадында (ул туган флигельдә) Федор Шаляпинга мемориаль такта ачу мөһим вакыйгаларның берсе булып тора», - диде Миңнеханов.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, Шаляпин тудырган сәхнә образлары эталон булды, аны сәләтле актер һәм талантлы рәссам буларак таныдылар. «Федор Ивановичны артист буларак бөтен дөнья диярлек белә иде», - дип өстәде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов Шаляпинның Казанны бик яратуын һәм танылган җырчының бирегә берничә тапкыр кайтуын искә төшерде.

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев