Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов: «БРИКС саммитына әзерлек финиш юлына чыкты»

Рәис билгеләп үткәнчә, хәзерге дөнья өчен үткәрелә торган чараның әһәмияте бәяләп бетергесез.

Татарстан Россия җитәкчелеге кушуы буенча илнең тышкы сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнаша. 2024 ел республикада эре халыкара чараларга бай, аерым алганда, киләсе айда Казан БРИКС саммитын кабул итәчәк – бу вакыйганы югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк, дип белдерде республика рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юллама игълан иткәндә.

Төбәк башлыгы искә төшергәнчә, быел Казанда «Киләчәк уеннары» фиджитал-турниры, БРИКС уеннары узды. Республикага чит ил делегацияләре килде, чит ил бизнес миссияләре узды. «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышы уздырылды. Форумга теркәлгән катнашучылар саны 87 илдән 20 меңнән артып китте.

«Болар барысы да күп кенә чит ил партнерларының безнең ил белән хезмәттәшлекне ныгытуга әзерлеген раслый», – дип белдерде республика рәисе.

Ул искә төшергәнчә, октябрьдә Татарстан башкаласында БРИКС саммиты узачак, аның әһәмияте хәзерге дөнья өчен бәяләп бетергесез. «Саммитка әзерлек финиш юлына чыкты. Күпсанлы кунаклар, халыкара игътибар көтелә. Без чираттагы тапкыр барысын да югары дәрәҗәдә уздырырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Кытай партнерлары белән хезмәттәшлекне киңәйтүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Моңа Казанда планлаштырылган «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумы ярдәм итә ала.

Исегезгә төшерәбез, чара бу минутларда С.Сәйдәшев исемендәге ДБКЗда уза. Трансляцияне сылтама буенча карарга мөмкин.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев