Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Илшат Гафуров белән хезмәт килешүен өзде

Илшат Гафуров федераль үзәкнең көч структуралары хезмәткәрләре тарафыннан узган елның декабрь ахырында кулга алынды.

Элек Казан федераль университеты ректоры вазифасын биләгән Илшат Гафуров белән агымдагы елның 21 мартыннан хезмәт килешүе өзелә.

«22 марттан Казан федераль университеты ректоры вазифаларын башкаручы итеп Дмитрий Альбертович Таюрский билгеләнде», диелә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте телеграм-каналында.

В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган Дмитрий Таюрский төрле елларда югары уку йортында гомуми физика кафедрасы доценты, физика факультеты деканы урынбасары, КФУның Физика институты ректорының белем бирү эшчәнлеге буенча урынбасары, КФУ ректорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары вазифасын башкара.

КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуров федераль үзәкнең көч структуралары хезмәткәрләре тарафыннан узган елның декабрь ахырында кулга алынды. Ул вакытта Мәскәүнең Басман суды аны Алабугадагы депутатны заказлы үтерү турындагы эш буенча ике айга кулга алды, ә быелның февралендә тагын ике айга арестны озайтты.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2021 елның декабрь азагында Дмитрий Таюрский Казан федераль университеты ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев