Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Россиянең Ел укытучысы – 2023» конкурсының төбәк этабы нәтиҗәләре билгеле булды

Призерлар һәм җиңүчеләр арасында Казан педагоглары да бар.

 24 нче март көнне «Әкият» курчак театрында «Россиянең Ел укытучысы – 2023» конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды. Призерлар һәм җиңүчеләр арасында Казан педагоглары да бар, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе.

«Адымнар» полилингваль комплексының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Екатерина Лисина «Ел укытучысы» номинациясендә икенче урынны алды. Лауреатлар – КФУның IT-лицееның химия укытучысы Екатерина Массарова, Совет районының 93 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Юлия Бирюкова һәм Яңа Савин районының 155 нче гимназиясенең география укытучысы Гөлназ Ханнанова.

Татарстанның мәктәпкәчә учреждениеләре хезмәткәрләре арасында иң яхшысы – Киров районының 101 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Юлия Токмакова. Бу номинациядә лауреат булып Яңа Савин районы 151 нче балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы Людмила Донченко танылды. 

«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Яңа Савин районы 13 нче гимназия педагогы Алинә Шагәрәева җиңү яулады. Лауреатлар арасында Совет районының 184 нче гимназия укытучысы Алисә Әгъзамова, КФУ каршындагы 2 нче гимназия укытучысы Зилә Батырова, Вахитов районының 1 нче гимназия укытучысы Гөлүзә Җәләева, Совет районының 180 нче гимназия укытучысы Рамил Мөзаффаров һәм Киров районының 188 нче лицей педагогы Лилия Зиннәтуллина бар иде. 

Идел буе районының 21 нче гимназиясенең биология укытучысы Карина Абаза «Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче, Совет районының 11 нче «Унбер» күп профильле лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мария Волчкова лауреат булды. 

Туган телдә укыту төркемнәре тәрбиячеләре арасында беренче урынны – Вахитов районының 41 нче мәктәбенең мәктәпкәчә бүлекчәсе вәкиле Айсылу Лотруллина, өченче урынны Совет районының 272 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айсина Мөхәммәдиярова алды.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев