Россия җыелма командасы 8 көндә БРИКС Уеннарында 177 алтын медаль яулады
Казанда узучы БРИКС илләре спорт уеннарының сигез көнендә Россия спортчылары барлыгы 358 медаль яулады: 177 алтын, 107 көмеш һәм 74 бронза.
Икенче урында 34 алтын, 56 көмеш һәм 70 бронза медаль белән Белоруссия командасы. Өченче позициядә Кытай җыелма командасы (17 алтын, 17 көмеш һәм 12 бронза медаль) урнашты.
Аерым алганда, кичә россиялеләр тиз шахмат буенча команда турнирында җиңү яулады. Тугыз турда казанлы Владислав Артемьев, Андрей Артипенко, Екатерина Лагно һәм Валентина Гунина бер тигез исәпкә уйнап, сигез җиңү яуладылар. Көмеш - Кытай командасында, бронза - Үзбәкстан командасында.
Үз чиратында, Россия йөзүчеләре пәнҗешәмбе көнне биш алтын медаль яулады. Ярышларда Виктория Блинова (400 метр, комплекс), Мирон Лифинцев (50 метр, аркада), татарстанлы Софья Дьякова (200 метр, ирекле стиль), Михаил Щербаков (200 метр, комплекс) һәм Роман Жидков (100 метр, ирекле стиль) җиңүчеләр булды.
Софья Дьякова ирекле стиль белән 200 метрны 1 минут 58,73 секундта узды. Икенче урында бразилияле Наталья Сикейра Алмейда (1.59,96), өченче урында тагын бер россияле Анастасия Саратова (2.00,82).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев