Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Республикада

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты»: казанлыларны эшкә урнаштыру ярминкәсенә чакыралар

Барлык теләүчеләрне 18 апрельдә 10:00 нан 14:00 кә кадәр «УНИКС» КСКда көтәләр.

18 апрельдә Казанда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» һәм һөнәрләр фестивале. Шәһәрлеләр ТР башкаласының әйдәп баручы предприятиеләре вәкилләре белән йөзгә-йөз очрашырга, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы турында кызыксындырган барлык сорауларны бирергә, шулай ук әңгәмә узарга һәм күңелгә хуш килгән эшне табарга алыштыргысыз мөмкинлек алачак. Эш бирүчеләр, үз чиратында, үз компанияләрен тәкъдим итә һәм яңа талантлы хезмәткәрләр таба алачак, – дип хәбәр итә Казан мэриясе.


Эш эзләүчеләрне мавыктыргыч мастер-класслар һәм тренинглар көтә, алар потенциалны ачарга һәм карьерада яңа биеклекләргә ирешергә ярдәм итәчәк. Профессиональ юнәлеш мәйданчыгында психологтан консультация алырга мөмкин булачак. Уку йортларының күргәзмәләре һәм тәкъдирләре белгечлек сайларга ярдәм итәчәк. Ярминкәдә шулай ук кадрлар әзерләү системасы турында пленар һәм стратегик сессияләр уздырылачак, мәшгульлек үзәгенең түләүсез укытуы һәм хезмәт күрсәтүләре турында сөйләячәкләр. Студент отрядлары вәкилләре «Һөнәрләр фестивале» спектаклен күрсәтәчәк.

«Узган елгы ярминкәнең төбәк этабы шактый нәтиҗәле булды. Казанда гына да 632 кеше эш тапкан, 700дән артык кеше мастер-классларда, семинарларда, тренингларда катнашкан. Ярминкә чаралары төрле максатларга исәпләнгән: кемдер эш яки хезмәткәрләр табарга тели, кемдер эшчәнлек өлкәсен үзгәртергә яки эшмәкәр булырга планлаштыра. Без һәркемгә: студентларга, мәктәп укучыларына һәм аларның әти-әниләренә, эшсезләргә, югары уку йортларын һәм урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучыларга, эш бирүчеләргә һәм карьера юнәлешен үзгәртергә теләүчеләргә ярдәм итәргә әзер», — дип билгеләп үтте «ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ директоры Тимур Муллин.

Барлык теләүчеләрне 18 апрельдә 10:00 нан 14:00 кә кадәр «Уникс» КСКда Профессор Нужин урамындагы 2 йорт адресы буенча көтәләр. Ярминкәне уздыру турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча табарга була.

Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе — бөтен ил буенча эш эзләүчеләрне һәм эш бирүчеләрне берләштерүче федераль проект. Ул ике этапны үз эченә ала: төбәк (18 апрель) һәм федераль (27 июньгә планлаштырылган). Быел Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе «Хезмәт кешесе» федераль проектын «Кадрлар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев