Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ркаил Зәйдулла: Безнең шигъриятнең кыяфәте хатын-кызларныкы

Халык язучысы хатын-кызларның бөтен өлкәдә алдынгы планга чыгуларын әйтте.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла татар шигъриятен хатын-кызныкы, дип атады. Ул бу фикерен Габдулла Кариев яшь тамашачы театрында үткән шигъри «Исемсез кичә»дә әйтте.

«У войны не женское лицо» гыйбарәсе телгә кергән. Мин киләчәкне күз алдына китердем. Безнең шигъриятнең кыяфәте хатын-кызларча, йөзе хатын-кызларныкы. Әлбәттә, бик талантлы егетләребез дә бар. Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, ләкин күпчелек – хатын-кызлар», – диде Татарстанның халык язучысы шигъри кичәдән соң.

Язучы фикеренчә, бу тенденция башка өлкәләрдә дә чагыла.

«Киләчәктә дә, күрәсең, шушы тенденция дәвам итәчәк. Бу шигърияттә генә түгел, бөтен өлкәләрдә дә хатын-кызлар алдынгы планга чыга. Аны минем мәрхүмә әби: «Ахырзаман алдыннан шулай була», – дип аңлата иде. Шаярту, әлбәттә, ләкин бик четерелекле заманда яшибез», – диде Ркаил Зәйдулла.

 

Энҗе Габдуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев