Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербургта «ТНВ» каналының корпунктын ачарга тәкъдим итте

«Үзебезнең корпунктны эшләсәк, Питердагы татар тормышы турында һәр атна кызыклы материаллар тәкъдим итә алыр идек», - диде ул.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле, филология фәннәре кандидаты Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербургта «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең корреспондент пунктын ачарга кирәк, дигән фикердә.

«Монда эшли башлаган дәвердән бирле «ТНВ»ның корпунктын булдырырга хыялландым. Урын да табылган иде. Берничә төбәкнең корпунктлары белән дә киңәшләштек. Аларның базасында материалны эшләп, эфирга бирү уе булды. Әмма хыялыбыз чынга аша алмады», - диде ул Татарстан журналистлары белән очрашуда вәкиллектә.

Аның әйтүенчә, Санкт-Петербургта татар дөньясы белән бәйле чаралар, эшләр бихисап, бик үзенчәлекле татар шәхесләре дә бар. «Үзебезнең корпунктны эшләсәк, Питердагы татар тормышы турында һәр атна кызыклы материаллар тәкъдим итә алыр идек. Киләчәктә бу хыялны чынга ашырып булыр иде дип уйлыйм», - диде ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев