Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ренат Мистахов ятимнәр йорты балаларын һәм күп балалы гаиләләрне Яңа ел белән котлады

Бәйрәм алдыннан ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов күп балалы гаиләләргә һәм ятим балаларга ярдәм йөзеннән хәйрия акцияләре үткәрде. Ул Миңнуллиннар гаиләсен 21нче балалары белән котлады.

Шулай ук депутат ятимнәр йортында булды, анда тәрбияләнүчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды. Балалар бик шат иде.

«Мондый очрашулар - ул мохтаҗларга шатлык бүләк итү мөмкинлеге», - дип билгеләп үтте Ренат Мистахов, катлаулы хәлләрдә балалар турында кайгыртуның һәм гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклап.

Мондый акцияләр традициягә әйләнде. Битараф булмаган һәм игътибарлы депутатлар булуы куандыра.

 

«Яшел Үзән»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев